Хатын-кызлар өчен тәннең һәр миллиметры өчен крем ясалган, ә ирләрнең юыну әйберләре гадәттә «1 флакон эчендә гель, шампунь, бальзам», чөнки ирләргә андый юк-барга вакыт уздыру килешми (имеш). Ә берәр егет кесәсеннән гигиеничка чыгарса, башкаларның сәер карашларына игътибар иткәнегез бармы? Бу язмада егетләрнең үз-үзләрен карау, төрле процедураларга йөрү һәм җәмгыятьнең моңа карата каршылыклы фикерләре турында сөйләшербез.