Сез моны белә идегезме икән – 3 февраль ненорматив лексика көне. 21 гасырда урамда сүгенү сүзләрен ишетү гадәти, хәтта нормаль күренешкә әйләнде. Төрле социологик сораштыру нәтиҗәләренә ышансак, Россиядә халыкның якынча 70%ы сүгенә. Күпләр хәтта үз сөйләмен әшәке сүзләрдән башка күз алдына да китерә алмыйлар. Әйдәгез, бу катлаулы, әмма кызыклы темага бергәләп фикерләп карыйк: сүгенү – яхшымы, начармы? Аны нинди очракларда куллану урынлы, ә кайчан тыелу кирәк?