19 октябрь 2021 яңалыклары
-
МАТЕМАТИКА, ӘДӘБИЯТ, РУС ҺӘМ ИНГЛИЗ ТЕЛЛӘРЕННӘН ФАЙДАЛЫ САЙТЛАР
Хәзер Интернет челтәрендә дә мәктәп материалын үзләштереп була. Онлайн дәресләр, вебинарлар, курслар анда тулып ята диярлек. Шуңа күрә без язмада мәктәп укучыларына төрле фәннәрдән шөгыльләнер өчен, иң файдалы сайтларны тәкъдим итәргә булдык. Аларның сиңа 100% кирәге чыгачак, саклап куярга онытма. -
«ТВОЙ ХОД» БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ: КАЗАНДА СТУДЕНТЛЫК ЭНЕРГИЯСЕ КАЙНЫЙ!
7 октябрьдан 14 октябрьгә кадәр Идел буе дәүләт физик тәрбияләү, спорт һәм туризм университетында «Твой Ход Бөтенроссия студентлар бәйгесенең ярымфиналлары узды. Ул «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы кысаларында үткәрелә. Чара Казанда 1600 студент катнашында узды. Бәйге нәтиҗәләре, катнашучыларның фикерләре, Яшьләр министырлыгының аңа бәясе турында безнең язмада укыгыз! -
ТУГАН КӨНЕҢ НИ ӘЙТЕР: ТЫЛСЫМЛЫ САННАР
Саннар белән эшләү Индиядә барлыкка килгән. Нумерология – саннар арасындагы дини, эзотерик яки мистик бәйләнешләргә ышанучы фән. Туган көннең саны буенча кешенең холкын, хәтта киләчәген дә белеп була диләр. Нумерологлар кешенең туган көнен ишетүгә, аларның башында шул кешегә хас үзенчәлекләрне аңлау барлыкка килә икән. -
«ҖИДЕ УТРАУ АРАСЫНДА» ФИЛЬМЫНЫҢ АКТУАЛЬЛЕГЕ НӘРСӘДӘ?
18 октябрь көнне режиссер Алмаз Нургалиевның «Җиде утрау арасында» дип аталган документаль фильмы буенча матбугат конференциясе узды. Ул – 17 нче Казан халыкара мөселман фестивале һәм 18 нче «Саратов газаплары» документаль мелодрама Халыкара кинофестивале җиңүчесе. «Җиде утрау арасында» күп кенә кинокритикларны битараф калдырмау сәбәпле, аңа югары бәя бирелгән.