«Туган Батыр» халыкара проектының презентациясе ничек узган?
Истанбул шәһәрендә «Туган Батыр» халыкара проектының презентациясе булып узды.
«Туган Батыр» проектының төп максаты – туган якка булган мәхәббәтне булдыру, дөрес кыйммәтләр формалаштыру, гореф-гадәтләрне саклап калу, халыклар дуслыгын ныгыту. Әлеге проект төрки халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән.
Китапның өченче бүлегендәге халык каһарманы Төркия белән бәйле. Шуңа күрә китапны Истанбулда тәкъдим иттеләр дә. Тагын шуны истә тотарга кирәк: биредә безнең ватандашларыбыз гомер итә.


Презентация 7 ноябрь көнне «Рами» китапханәсендә узды. Ул Истанбулдагы иң зур китапханә! Кунаклар саны 150дән артып китте. «Туган Батыр»ның ничек барлыкка килүе турында проектка нигез салучы Габдрахманов Радик сөйләде.
Кунаклар Татарстан республикасының халык язучысы, Зөлфәт Хәкимне, күрүләренә бик шат иделәр. Ул үзенең илһам чыганагы һәм персонажлар дөньясы турындагы фикерләре белән бүлеште.
Китапны тәкъдим итү Төркиянең ТР консуллыгы һәм ТРның Төркия Республикасының вәкиле ярдәме белән узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 июня 2026 - 08:00
КРАВЦОВ РФ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕК АРТТЫРЫЛАЧАГЫН ХӘБӘР ИТТЕ
-
25 июня 2026 - 09:56
ДИНӘ ЗАРИПОВА «ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕНЕҢ ХАЛЫКАРА ЭТАБЫНДА ТАТАРСТАН ДАНЫН ЯКЛАЯЧАК
-
24 июня 2026 - 16:34
ГАРӘП ТЕЛЕННӘН БДИ 2033 ЕЛДАН ДА ИРТӘРӘК КЕРТЕЛМӘЯЧӘК
-
23 июня 2026 - 10:22
КАЗАННЫҢ 8 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫСЫ ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕНӘ ҖЫЕЛАЧАК
Нет комментариев