ТОРМЫШНЫ ҖИҢЕЛӘЙТӘ ТОРГАН НЕЙРОЧЕЛТӘРЛӘР БЕЛӘН ТАНЫШАБЫЗ
Уку елы башланып китте. Шул уңайдан мәктәп укучыларына һәм студентларга сорау: «Өй эшләрен күп бирәләрме? Аз түгелдер, шулай бит?!»
Әлеге язманы ахырына кадәр укыганнан соң, тормышыгыз бераз булса да җиңеләер дип өметләнеп калам. Чөнки биредә өй эшләрен әзерләргә ярдәм итә торган нейрочелтәрләр турында сөйләрбез. Тик барлык эшне дә аларга тапшырып бетермәгез, белемсез калуыгыз ихтимал!
1) Презентацияләр ясау өчен мин Gamma дигән нейрочелтәрне кулланам. Теманы язганнан соң, ул төрле дизайннар тәкъдим итә. Нейрочелтәр инфографика, таблицалар һәм рәсемнәр дә куллана. Җаныгызга ошаганын сайлап аласыз һәм нәтиҗә белән сокланасыз. Шуны истә тотыгыз, бушлай презентацияләр саны чикле!
2) Минем кебек рәсем ясауга сәләтегез булмаса, бер дә борчылмагыз! Artguru бу эшне үзе башкарачак. Бары тик рәсемне ничек күзаллавыгызны гына язарга кирәк. Нейрочелтәр шулай ук фотосурәтләрдәге йөзләрне алмаштырырга һәм кирәкмәгән объектларны бетерергә сәләтле.
3) Хәзерге заманда телләр өйрәнү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Duolingo – моның ачык мисалы! Телләр буенча төрле күнегүләр нәкъ менә монда. Иң мөһиме – барысы да индивидуаль рәвештә сайланыла. Өйрәнү уен рәвешендә бара. Бу эшне тагын да җиңеләйтә һәм кызыклы итә. Чит телләрне яхшылап өйрәнәбез һәм сәяхәт итәбез!
4) Математика буенча бераз «аксыйсың» икән, сине MathGPT коткарачак. Ул мәктәп укучылары һәм студентлар өчен генә түгел, фән белән кызыксынучылар өчен дә файдалы булачак. Интеграллар, тигезләмәләр, мәсьәләләр чишкәндә ярдәмгә киләчәк. Иң мөһиме, аңлап күчерегез!
5) Тәрҗемә итү өчен мин DeepL нейрочелтәрен кулланам. Ул башкаларына караганда сыйфатлырак эшли. Зур-зур текстлар да аның өчен куркыныч түгел. Бирегә гади текст кына түгел, хәтта файллар да йөкләп була! Тәрҗемә итәсе җөмләне яки сүзне язасыз, һәм ул шунда ук нинди телдә язылганын әйтеп тә бирә.
Югарыда әйтелгән нейрочелтәрләр сиңа ярдәм итәр дигән теләктә калабыз, дустым!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев