Логотип Идель
Бу – тема!

ТӨРЛЕ БУЫННАР ЯҢА ЕЛНЫ НИЧЕК КАРШЫЛЫЙ?

Хәзерге заманда яңа терминнар көннән-көн артып тора. Кайберләренең нәрсә аңлатканын белеп тә бетереп булмый. Шулар рәтендә «зумерлар», «миллениаллар» дигәннәре дә бар. Бу сүзләрнең мәгънсен беләсең килсә, язманы ахырына кадәр укып бетерергә киңәш итәм.

Төрле буын кешеләренең уртак сыйфатларын билгеләп, аларны аерым бер исем белән атыйлар, ягъни төркемнәргә аералар. Әлеге язмада аларның кайберләре белән танышып узачакбыз. Алай гына да түгел, әлеге буын вәкилләре Яңа елны ничек каршы алулары турында да сөйләшербез. Киттек!

Y буыны – «миллениаллар» яисә «миллениумнар» (1981-1996 елгылар)

Алар  социаль челтәрләр һәм интернет йогынтысында тәрбияләнгән иң беренче буын. Үзгәрешләрне, шулай ук карарларны да җиңел кабул итәләр. Күбесенең югары белеме бар. Гаилә белән эш арасында баланс алып барырга тырышалар. Һәрвакытта да яңалыкка омтылалар.

Миллениаллар яңа елны дуслары янәшәсендә каршыларга ярата. Бәйрәм көнне «Один дома», «Гарри Потер», «Сумерки» кебек кинолар карауны үз итә. Табындагы иң төп ризыклары исә – оливье.

Z буыны – «Зиллениаллар» яисә «Зумерлар» (1997 – 2012 елгылар)

Зумерлар бөтен тормышларын диярлек интернет киңлекләрендә уздыра. Алар биредә эшли, укый, яңа кешеләр белән таныша. Бүтән буыннар белән чагыштырганда, алар ешрак психологик проблемалар белән  күзгә-күз очраша. Яшүсмер вакыттан ук әти-әниләреннән бәйсез булырга тырышалар. Бик яшь булуларына карамастан, үзләрен материаль яктан тәэмин итүне максат итеп куялар.

Зумерлар яңа елны дуслары белән виртуаль дөньяда каршылауны хуп күрә. Аларның бәйрәм табынында мәҗбүри ризыклар – ул оливье һәм икралы бутербродлар. Үзләренең менталь халәтләрен кайгыртып, Яңа елны үзләре генә дә үткәрә ала!

Альфа буыны (2013-2020 елгылар)

Әлеге буын вәкилләре тумыштан ук барлык технологияләр дөньясында «тирән йөзә». Белем алганда да алар смартфоннарга, планшетларга, компьютерларга зур игътибар бирә, ягъни тормышлары күбрәк виртуаль дөнья белән бәйле. Алар дөньяны яхшы якка үзгәртү теләге белән яна. Тик шул ягы бар, барлык эшне дә максималь тизлек белән эшләгәнгә күрә, алар «фокус»ны тиз югалта.

Сихри яңа ел кичендә альфа буыны үзләренең күңеленә хуш килгән эшләрне башкарырга тырыша. Башка буыннардан аермалы буларак, алар бу кичне онытылмас, кабатланмас, заманча итә. Әйтик, аларның өй түрендә гади чыршы түгел, ә футуристик стильдәгесе торырга тиеш. Әлеге бәйрәм бу чорда туучыларга артык кызыклы түгел дисәк тә, ялган булмас.

Дустым, ә син кайсы буын вәкиленә керәсең?

 

Сурәт: «freepik.com»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев