Логотип Идель
Бу – тема!

«МИН ҮЗЕМӘ ТӨРЛЕ ЭКСПЕРИМЕНТЛАР ЯСАРГА МӨМКИНЛЕК БИРӘМ»

«Ялкын» журналын әзерләүгә һәркем үз өлешен кертә. Әйтик, журналистлар кызыклы мәкаләләр яза, интервьюлар ала. Ә рәссам-дизайнерлар исә матур иллюстрацияләр ясый. Әлеге язмада тылсымчы кызларыбызның берсе – Карина Логинова белән якыннанрак танышып узарбыз!

ФИО: Логинова Карина Дмитрий кызы

Укыган җире: КГАСУ

Туган көне: 29.10.2003

– Кайчан һәм ничек рәсем ясау белән кызыксына башладың?

– Мәктәптә укыган вакытта ук әлеге шөгыль белән мавыга башладым. Бу бик очраклы килеп чыкты һәм хәзер дә дәвам итә. Бернинди сәнгать мәктәбендә дә белем алмадым, курслар да узмадым, бары тик үземнең кызыксыну һәм яңалыкка омтылу нәтиҗәсе генә.

– Эшеңдә нинди «инструментлар» кулланасың?

– Диджитал форматка килгәндә, гади Procreate программасы булган планшет кулланам. Компьютерда исә – фотошоп һәм иллюстратор. Традицион формат турында сөйләшкәндә, алар – акварель, гуашь, акрил, төсле маркерлар, карандашлар, күмер, аэрозоль һәм башкалар. Һәрвакытта да экспериментлар ясарга яраттым, әле дә дәвам итәм.

– Кайсы проектлар аеруча исеңдә калды?

– Миңа үсәргә ярдәм иткән иң беренче проектлар «Алдынгылар хәрәкәте» һәм «Милли китапханә» белән берлектә иде. Мине зур төркемнең кураторы итеп билгеләделәр. Без манганы (япон комикслары) татар теленә тәрҗемә итәргә һәм аның буенча комикс ясарга тиеш идек.  Бу бик кызыклы тәҗрибә булды, чөнки төркемдәге кешеләр яшьләре һәм тәҗрибәләре буенча аерыла иде. Нәтиҗәдә әлеге комикс дөнья күрде!

– Комиксларның нинди жанрлары ошый һәм ни өчен?

– Бу катлаулы сорау, чөнки миңа күп жанрлар ошый. Биредә игътибарны рәсемгә юнәлтергә кирәк. Миңа җанлы, хәрәкәттәге рәсемнәр ошый. Ниндидер шаблоннар буенча ясау күңелгә ятмый. Иң беренче чиратта, әлбәттә, картинага игътибар итәм, чөнки минем төп эшем шул.

– Персонажлар һәм сюжет булдыру процессы турында сөйләп уз әле?

– Барлык персонажлар минем башымда туа һәм алар минем белән яши дә. Шул рәвешле сюжетлар барлыкка килә. Әгәр алар берәр кызыклы хәлгә очраса, матур җыр ишетәм. Нәтиҗәдә тулаем сюжет күзаллана һәм персонажлар барлыкка килә.

– Комикслар ясаганда иң авыры нәрсә һәм яшүсмерләр журналы белән хезмәттәшлек итүнең нинди үзенчәлекләре бар?

– Иң авыры – утырырга һәм эшләргә. Сорауга җитдирәк килсәк, ул – комиксны беренчел кадрларга бүлү (раскадровка), ләкин әлеге эш бик кызыклы да. Тиз скетчларны һәм сюжет уйлауны бик яратам.  Яшүсмерләр журналы белән эшләүне күз алдында тотсак, комикслар җәмгыять фикере һәм журналның критерие белән туры килергә тиеш. Әмма бу эштә дә мин үземә төрле экспериментлар ясарга мөмкинлек бирәм.

– Белгәнемчә, син комиксларны анимацияләү белән дә шөгыльләнәсең. Әлеге процесс турында сөйлә әле?

– Рәсемнәрне иллюстрацияләү этаплар буенча аерыла. Биредә төп рольне иллюстрацияләрнең характеры алып тора. Мәсәлән, гифка була ала. Биредә без артык хәрәкәтләр булмаган картинаны күз алдына китерәбез. Шулай ук анимацияләнгән комикс ясау мөмкинлеге дә бар. Монысы инде күпкә кызыклырак. Иң беренче чиратта, әлбәттә, комиксны ясарга кирәк. Иллюстратор башта ук нинди нәтиҗә булачагын күзалларга тиеш. Шулай ук кайсы элементлар хәрәкәттә булачак икәнен дә ассызыклау зарур. Уй-фикерләр, күзаллаулар әзер булгач, төп эшкә керешергә мөмкин. Монда инде һәркем үзенә ошаган стильне һәм программаны куллана ала. Мин исә Procreate, ToonBoom Harmony, Photoshop, CupCut белән эшлим.

– Сиңа үрнәк булган рәссамнар һәм аниматорлар бармы?

– Комикслар ясаучылар арасында, минем өчен бүгенге көндә актуаль булганнарын әйтер идем. Алар – Егор Герасимов, Олд Сянь, Че Ен Сок. Биредә әйтеп үткән шәхесләр стильләре белән генә түгел, фәлсәфәләре белән дә минем игътибарымны җәлеп итә. Аниматорларга килгәндә, Ирина Голин-Сагателианны атар идем. Мин аннан илһам алам. Ул миңа анимация дөньясын ачучы булды. Ничек дөрес итеп эшләргә, нәрсәгә игътибар бирергә кирәклеген аңлатты.

– Иҗади кризис һәм илһам булмаганда нишлисең?

– Бу хәл еш күзәтелми. Әмма булган очракта, 99% ару аркасында. Нәрсәне дә булса еш эшләсәң, шулай була. Ял һәм яңа экспериментлар әлеге халәт белән көрәшергә ярдәм итә.

– Комикслар ясау белән кызыксынучы яшь рәссам һәм дизайнерларга син нинди киңәшләр бирер идең?

– Бары тик башлап җибәрергә һәм үзеңне күрсәтергә оялмаска, курыкмаска кирәк. Шулай ук үз эшләреңне тәкъдим итә белү дә зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев