КАЗАНДА ТИМЕРАЯКЛАРДА ШУАРГА БАРАБЫЗМЫ?
Кышка аяк бастык, димәк тимераякларны барлый башласак та була. Казанда нинди шугалаклар эшләп килә? Дуслар белән кайда тимераякта шуып була? Әлеге язмада шушы сорауларга җавап табарбыз!
- Казанның иң озын шугалагы Кирмән яр буенда урнашкан. Ул Казанка елгасы буена сузыла. Тимераякларда гына шуып калмыйча, тәмлүшкәләр белән дә сыйлана аласыз!
Адресы: Кирмән яр буе, Федосеевская урамы, 1.
Эш вакыты: эш көннәрендә 16:00-23:00, ял һәм бәйрәм көннәрендә 11:00-23:00.
Бәяләр: үз тимераякларың белән – 300 сум , вакыт чикләнмәгән.
Тимераякларны арендалау – 250 сум/сәг.
- «Черек күл» шугалагы Казанның үзәгендә урнашкан. Монда сез бәйрәм рухын күрә, сизә аласыз: зур яңа ел чыршысы, яңа ел бизәлеше, концертлар өчен сәхнә.
Адресы: «Черек күл» паркы, Дзержинский урамы, 14А.
Эш вакыты: эш көннәрендә 12:00-22:00, ял көннәрендә 10:00-23:00, бәйрәм көннәрендә 09:00-23:00. Техник туктау көн саен 15:00-16:00.
Бәяләр: керү бушлай. Зурлар өчен тимераякларны прокатка алу – 250 сум/сәг, балалар өчен – 150 сум/сәг. Льготалы категорияләр өчен (пенсионерлар, студентлар) – 150 сум/сәг.
- «Ак Барс Арена» стадионының медиафасады каршындагы шугалак массакүләм шуулар өчен ачык. Көн саен кунаклар өчен уңайлы прокат, җылы ял зоналары, уңайлы парковка, матур кафе һәм фотозона эшләп килә.
Адресы: Ямашев проспекты, 115А, керү Чистопольская урамы ягыннан
Эш вакыты: эш көннәрендә 17:00-22:00, ял көннәрендә 10:00-23:00.
Бәяләр: үз тимераякларың белән – 160 сум (көне буена). Зурлар өчен прокат – 300 сум/сәг, балалар өчен (14 яшькә кадәр) – 200 сум/сәг. Льготалы категорияләр өчен 50% ташлама.
- «Трудовые резервы» стадионына да бара аласыз. Ул Горький паркы белән чиктәш. Биредә бушлай гардероб, тимераякларны прокатка алу пункты, үткенләү хезмәтләре, кайнар чәй бар.
Адресы: Николай Ершов урамы, 7А.
Эш вакыты: эш көннәрендә 17:30-22:00, ял һәм бәйрәм көннәрендә 12:00-22:00 (техник туктау 16:00-16:50).
Бәяләр: үз тимераякларың белән керү (7 яшьтән өлкәнрәк кунаклар өчен) – 200 сум/сәг, 7 яшькә кадәр балалар өчен – бушлай. Тимераякларны прокатка алу (7 яшьтән өлкәнрәк кунаклар өчен) – 300 сум/сәг, балалар өчен (7 яшькә кадәр) – 150 руб.
- 25 декабрьдә Мәскәү базарында шугалакның рәсми ачылышы узачак. Проект хоккей клубы «Ак Барс» белән берлектә гамәлгә ашырыла. 40 метрлы табигый боз шугалагы Мәскәү базарының урам территориясендәге амфитеатр зонасында урнашкан. Ул 20 декабрьдә тест режимында ачылды.
Адресы: Шамил Усманов урамы, 1
Эш вакыты: 13:00 дән 21:00 га кадәр
Бәясе: үз тимераякларың белән керү – бушлай. Прокат соңрак эшли башлаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
24 декабря 2025 - 13:05
КАЗАНДА ҖӘМӘГАТЬ ТРАНСПОРТЫ БӘЯСЕ 46 СУМГА КҮТӘРЕЛӘ
-
23 декабря 2025 - 10:18
«ГОСУСЛУГИ»ДАН КОДЛАР ТЕЛЕФОННАН СӨЙЛӘШКӘН ВАКЫТТА КИЛМИ
-
22 декабря 2025 - 15:24
КАЗАН ТИМЕР ЮЛ ВОКЗАЛЫНА КЫШ БАБАЙ ПОЕЗДЫ КИЛДЕ
-
18 декабря 2025 - 13:30
КАЗАНДА 24 ДЕКАБРЬДӘ РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ ЯҢА ЕЛ ЧЫРШЫСЫ БУЛА
Нет комментариев