КАРЛЫГАННАН МАРМЕЛАД ЯСЫЙБЫЗ
Бүген, ягъни 14 июльдә карлыган көне билгеләп үтелә. Әлеге язмада хуш исле яфраклы, тәмле һәм файдалы җимеш белән танышып кына калмыйча, өй шартларында мармелад ясарга да өйрәнербез.
Ни өчен карлыган көне нәкъ менә 14е бәйрәм ителә дигән сорауга җавап бик гади. Чөнки күп җирләрдә әлеге тәм-том нәкъ шушы вакытта өлгерә. Элегрәк карлыган монастырьларда гына үстерелә торган булган. Һәм аны дәвалау максатыннан кулланганнар.
Файдасына килсәк, карлыганнарда пектиннар, клетчаткалар бар. Алар организмдагы зыянлы элементларны чыгаруда зур булышлык итәләр. С витамины безне салкын тиюдән саклый. Ул әфлисунныкыннан 3 тапкырга(!) күбрәк. Шуңа күрә, эссе җәйдә чирләп ятасыгыз килмәсә, сез нәрсә эшләргә кирәклеген бик яхшы беләсез. Шулай ук биредә калий һәм тимер дә шактый.
Күпләр карлыганнан кайнатма, компот, морс ясый. Без исә җайлы ясала торган мармелад ясау серләре белән бүлешербез. Безгә 1 килограмм кызыл карлыган, 100 мл су, 500 грамм шикәр комы, 2 чәй кашыгы агар-агар кирәк булачак.
Карлыганны җыйганнан соң, яхшылап юып, 10-15 минутка акрын утта кайнатырга куегыз. Уттан алганнан соң, иләк аша уздырып, согына шикәр комы кушыгыз. Бер сәгать акрын утта кайнатканнан соң, агар-агар кушабыз. Бу эшне эшләгәннән соң, тагын 5 минут утта тотарга кирәк. Килеп чыккан массаны пергаментка куябыз һәм суыткычка тыгабыз. Бераз катып киткәннән соң, кисеп, өсләренә тагын бераз шикәр комы сибеп була. Олылар да, кечеләр дә яраткан тәм-том әзер!
Фото: ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 августа 2025 - 11:19
КАЗАНДА БРЕЙКИНГ ҺӘМ УРАМ СӘНГАТЕ БУЕНЧА 17 ХАЛЫКАРА ТУРНИР «КОМБОНЕЙШН» УЗАЧАК
-
13 августа 2025 - 15:41
ТАТАР ТЕЛЛЕ РАДИОЛАР АРАСЫНДА ВОЛЕЙБОЛ УЕННАРЫ
-
11 августа 2025 - 15:32
Архитектура һәм дизайн өлкәсендә үзеңне сынап карарга мөмкинлек: «ЯШЬЛӘР ҺӘМ ШӘҺӘР МОХИТЕ» ФОРУМЫ
-
8 августа 2025 - 16:46
АКТИВ ЯШҮСМЕРЛӘРГӘ ПАТРИОТИК ЛАГЕРЬ
Нет комментариев