КӘРИМ ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА!
Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы. Әлеге датага багышлап, күп чаралар оештырыла. Театрлар да читтә калмый, тамашачыларны премьералар белән сөендерә.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 18 февраль көнне «Сезне Ватан Онытмас!» спектаклен тәкъдим итте. Премьераның нигезен күренекле язучы Әмирхан Еникиның хикәяләре тәшкил итә: «Бала», «Кем җырлады?», «Ана һәм кыз». Спектакльдә мәктәп укучылары әсәрләрне укытучылары белән бергә сәхнәләштерәләр. Тамаша сугыш җырлары белән үрелеп бара. Шулай ук хореографиягә дә игътибар бирелә. Сәхнә бизәлеше дә бик дөрес уйланылган.
Премьера бик озак бармый. Бу, миңа калса, мәктәп укучыларының игътибарын җәлеп итү өчен иң кулай вариант. Артистлар районнар буенча да балаларга спектакль-дәресне күрсәтергә йөриячәкләр. Рольләрдә яшьләр булуы да сөендерә, чөнки нәкъ менә алар балалар өчен кызыклы булачаклар!
Спектакльнең режиссеры – Татарстанның атказанган артисты – Зөлфәт Закиров. «Артистлар белән шушы өч әсәргә тотынгач, бөтен коллегалар: «Моны бит инде куйганнар, кем генә куймаган, нинди мәктәп кенә чыгармаган!», – дигәннәр иде. Мин шундый таләп куйдым: егетләр-кызлар, әлбәттә, моны төрле мәктәпләр куйган, ә без чынында бу хәлнең ничек булганын күрсәтергә тиешбез!», – ди ул.
«Сезне Ватан Онытмас!» спектакле һәрвакыт тулы заллар җыяр һәм яшь буында ватанпәрвәрлек, патриотик рух тәрбияләр дип ышанып калабыз!
Фото: К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев