Бу – тема!
КАНИКУЛЛАРДА КАЙЛАРГА БАРАБЫЗ?
Уррррра! Барлык балаларның да көтеп алган вакыты – каникуллар җитте. Башкалабызда ялыгызны күңелле, файдалы һәм кызыклы итеп уздырасыгыз килсә, әлеге язманы укымыйча калмагыз.
- Ясалма фәһем һәм яңа технологияләр белән кызыксынучы яшүсмерләр виртуаль чынбарлык клубына бара ала. Биредә VR күзлекләр ярдәмендә төрле уеннар тәкъдим ителә. Адресы – Островский урамы, 38.
- Татарча тамаша, театрларга барырга мөмкин. Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрындагы күп спектакльләр нәкъ менә балалар өчен күрсәтелә. Рухи азык алыр һәм ял итәр өчен менә дигән урын!
- «Гарри Поттер»ны яратучылар сез мондамы? Сезнең өчен яхшы күргәзмә тәкъдим итәбез. Ул «Мир Гарри Поттера» дип атала. Вакыйгалар булган урынга сәяхәт кыласыгыз, яшь тылсымчы юлы буенча йөрисегез килсә, бу тәкъдим нәкъ менә сезнең өчен. Адресы – Бауман урамы, 51.
- Кичегезне саф һавада уздырасыгыз килсә, яр буендагы «Елмай» паркына бара аласыз. Биредә һәрбер яшь өчен аерым зоналар эшләп килә. Спорт белән шөгыльләнергә яратучылар һәм кичләрен продуктив уздырырга теләүчеләр әлеге мөмкинлектән баш тартмыячаклар.
- Бер мизгелгә генә булса да сихри дөньяга сәяхәт кыласыгыз кислә, «Әкият»кә барып кайтыгыз. Курчак театры бинасы Казанның истәлекле урыннары исемлегенә керә. Биредә 70тән артык тамашача тәкъдим ителә. Адресы – Петербург урамы, 57.
- Су асты тормышы белән якыннанрак танышырга «Океанариум» ярдәм итәчәк. Монда 300 төрдән артыграк сирәк очрый торган балыклар тупланган. Ачык аквариумда балыкларга һәм ташбакларга махсус корм ашату мөмкинлеге дә бар. Адресы – Мәҗит Гафури урамы, 46.
- Һәр нәрсәгә дә өлгерергә теләүчеләр өчен MazaPark ярдәмгә килә. Бер бинада боулинг, лазертаг, картинг, роллердром, 5D кинотеатр һәм башка күңел ачу урыннары тәкъдим ителә. Балалар гына түгел, әти-әниләр дә бу урынны үз итәчәкләр. Адресы – Мәҗит Гафури урамы, 46.
Каникулларыгыз продуктив һәм истә калырлык булсын, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 ноября 2025 - 10:37
КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
1 ноября 2025 - 15:00
«ТУГАН БАТЫР» ПРИЗЫНА КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ
-
30 октября 2025 - 16:11
ЛӘЙСӘН ГЫЙМАЕВА ҺӘМ БУЛАТ БӘЙРӘМОВТАН «РӘХӘТ КОНЦЕРТ»: ИСЕМСЕЗ ПРОГРАММА, ТАМАШАЧЫЛАРГА БҮЛӘК ҺӘМ ХАЛЫКЧАН ХИТЛАР
-
30 октября 2025 - 14:14
АПАС МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ ТАТМЕДИАДА КУНАКТА
Нет комментариев