«КАЮМ НАСЫЙРИ «МОДНИК» БУЛГАН»
29 нчы май көнне Каюм Насыйри музеенда яңача татар костюмын тәкъдим иттеләр. Ә хәзер әлеге чара турында тулырак.
Күргәзмәнең Каюм Насыйри музеенда узуы очраклы гына түгел. Мәгърифәтче галим, язучы үзе яшәгән заманнарда ук татар халкының милли стилен кәгазь битләренә язган. Һәм менә ничә елдан соң аның бу эшләре игътибарга алынып, аның кузаллавы буенча махсус киемнәр әзерләнгән.
«Әлеге чараның төп максаты – татар милли мәдәниятен үстерү, Каюм Насыйри хезмәтләренә игътибар юнәлтү. Бу очракта без аны костюмнар аша башкарабыз, чөнки алар галим хезмәтләренә нигезләнеп ясалган. Мәсәлән, изү, хаситә. Бүгенге көндә яшьләрнең милли киемнәргә ихтыяҗы арта бара. Урамнан узып барганда да алкалар, чулпылар күренгәли. Әмма алай да игътибар әле җитәрлек түгел. Бәлки, бүгенге чарадан соң күпләр күреп, кызыксыну артыр», – дип үз фикерен белдерде Каюм Насыйри музееның директоры Кәдрия Хәлимова.
Чара музейның ишегалдында саф һавада узды. «Бәйрәм» ансамбле кунакларны матур иҗат җимешләре белән сөендерде. Дизайнер белән берлектә ачык аралашу форматы оештырылды. Татар киемнәрен модельләр тәкъдим итте.
Шулай ук әлеге эшкә үзенең зур өлешен керткән стилист Исмаил Сафиулов белән дә аралаштык. «Без хәзерге замандагы һәм 19 гасырдагы киемнәрне чагыштырдык. Аннан соң күп әйберләр үзгәрде. Ләкин аңа карамастан, без үзебезнең милли кодка янәдән әйләнеп кайттык. Хәзерге заманда татар милли киемнәренең үзенчәлекләре актуаль була башлады. Бу – бик кызык һәм зур эш. Шуны да әйтеп узарга кирәк: Каюм Насыйри «модник» булган. Әйтик, элек ир-атлар чалбарларын читек эченә тыгып кия торган булганнар. Ә ул беренче тапкыр аларны тулы буй белән кигән», – дип сөйләде.
Эчтәлекле һәм кирәкле чара уздыручыларга – афәрин! Нәкъ менә алар аша без ничә гасырлар элек яшәгән милләтәшләребезнең тормышы белән танышып, шул заманнарны күз алдыбыздан кичерә алабыз.
Фото: Алсу Касыймова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 июня 2025 - 12:04
«ШӘЛПЕРӘЙМӘС ЕГЕТЛӘР» ҺӘМ «САБАЛЕТА» КОМАНДАЛАРЫ «ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫНЫҢ ЧИРЕКФИНАЛЫНДА ҖИҢДЕ
-
4 июня 2025 - 12:40
«КОРБАН-ФЕСТ» БӘЙРӘМЕНДӘ БЫЕЛ НИЛӘР БУЛА?
-
1 июня 2025 - 15:25
«ЕЛМАЙ» ПАРКЫНДА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ НИЧЕК УЗДЫ?
-
30 мая 2025 - 13:12
1 ИЮНЬ КӨНЕНӘ «УРАМ» ЭКСТРИМ-ПАРКЫНДАГЫ ЧАРАЛАР
Нет комментариев