Логотип Идель
Бу – тема!

ИЮЛЬ АЕНА БАГЫШЛАНГАН ХАЛЫК СЫНАМЫШЛАРЫ БЕЛӘН ТАНЫШАБЫЗ

Җәйнең кыл уртасында якынлаштык, җәмәгать. Һава торышы безне һәрьяклап сынады: салкын һәм бик эссе көннәр аралашты. Әлеге язмада исә без июль аеның калган көннәренә багышланган халык сынамышлары белән танышырбыз.

 15 июльдә агачларда сары яфраклар күренсә, бу – иртә көз һәм кышка. Суда сазан уйнаса, җәйнең икенче яртысы матур килер.

16 июльдә озынборын һәм черкиләр түгәрәкләнеп очса, алдагы 7 көн коры һәм матур булыр.

17 июльдә болытлар бер буй булып сузылып ятса, җылы көннәр булачак.

18 июль киче көндезгә караганда җылырак булса, бу – яңгырга.

19 июль дымлы булса, сентябрьдә юеш булыр.

20 июль көнне яңгыр бер-ике сәгатьләп яуса, иген өчен зыянлы булачак.

21 июль төнлә ай тоныкланса, июль ахыры яңгырлы булыр.

22 июль кара җиләк уңса, бу – суык кышка.

23 июль каен яфраклары агачның очыннан саргая башлый икән, көз иртә киләчәк. Астан өскә таба саргая башласа, көз озак килер.

24 июль – яңгыравыклы күк күкрәү – тыныч яңгырга, гөрелдәвеклесе – коеп яуган яңгырга.

25 июль иртәсендә көчле чык һәм томан күзәтелә икән, җәйнең калган өлеше коры һәм эссе булыр.

26 июль кичендә черкиләр котыра икән, гөмбә күп булачак.

27 июльдә яңгыр яуса, алдагы 7 көндә дә явачак.

28 июль  иртәдән коеп яңгыр яуса, эссе көннәр көтелә. Кичен томан төшсә, иртән яңгыр явар.

29 июль яңгырлы икән, алдагы ике-өч көн дә юеш булыр. Тилгәннәр очып уйнаса, эссе көннәргә ишарә.

30 июль – бу көнне яшен булса, көз яңгырлы, кыш буранлы килер.

31 июльдә көн эссе булса, декабрь суык булыр.

Фото: ясалма фәһем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев