ИҖАДИ ФЕСТИВАЛЬГӘ БАРАБЫЗМЫ?
Әлмәтлеләр өчен шәп яңалык! 2 август көнне биредәге Индустриаль скверда «Свобода» дип аталган фестиваль булып узачак. Ул – спортны, биюне, җырны һәм урам сәнгатен берләштерә торган проект.
Программа эчтәлеге белән танышып узыйк:
– Экстремаль спорт төрләре буенча ярышлар һәм остаханәләр: самокат, ВМХ һәм скейтбординг.
– Урам биюләре фестивальнең алыштыргысыз бер өлешен тәшкил итәчәк. Ике юнәлеш буенча баттл оештырылачак: брейкинг һәм All styles. Жюри әгъзалары ролендә чакырылган диджейлар, алып баручылар һәм хореографлар булачак.
– Баскетбол буенча турнирда төрле яшьтәге уенчылар катнаша алачак. Ярышлар махсус әлеге уен төре өчен әзерләнгән мәйданда узачак.
Шулай ук фестивальгә килүчеләр өчен граффити-зона, иҗади остаханәләр, интерактив мәйданчыклар, фудкорт тәкъдим ителәчәк.
Кич белән исә матур музыкаль чыгышлар көтелә.
Мондый шәп мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, күрми калмагыз!
Фото: ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
Нет комментариев