Логотип Идель
Бу – тема!

«ГӘҮҺӘР» БАЛАЛАР ФЕСТИВАЛЕ НИЧЕК УЗДЫ?

«Гәүһәр» фестиваленең сәләтле, тырыш, үрнәк балалары 12 февраль көнне барлык осталыкларын «Сәйдәш» мәдәният йортында күрсәтте.  Бер сәхнәдә 500дән артык баланы күрү – зур бәхет!

«Гәүһәр» фестивале – зур проектның нәтиҗәсе. Дүрт ай дәвамында остазлар Казан мәктәпләрендә, балалар бакчасында дәресләр бирде. Саннарга күз салсак, 46 мәктәптән 1000нән артык укучы, 20 балалар бакчасыннан 250гә якын бала. Дүрт ай дәвамында балаларга сәхнә теле осталыгы, бию, җыр буенча остаханәләр, дәресләр уздырылды. Фестиваль катнашучылары зур сәхнәдә чыгыш ясарга әзерләнделәр.

 

«Сәйдәш» мәдәният йорты бал корты оясыдай гөжләп торды. Берсеннән-берсе матур, сәләтле мәктәп укучылары, нәниләр тамашачыларны чыгышлары белән сөендерде. 2026 елда юбилейларын билгеләп үткән бөек шәхесләребезгә да зур игътибар бирелгән иде. Әйтик, бөек шагыйрьләребез Габдулла Тукай, Һади Такташның әдәби әсәрләре сәхнәләштерелде.

 

Шуны да искәртеп узарга кирәк, чыгыш ясаган балалар сайлау этабы буенча узды. Жюри тарафыннан билгеләнгән иң-иңнәре генә үзләрен зур сәхнәдә күрсәтә алу бәхетенә иреште. Мәртәбәле жюрины исә Татарстанның халык артисты, балетмейстер, Россия театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, «Сәйдәш» бию театрының сәнгать җитәкчесе Таһир Латифуллин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, югары категорияле педагог Миләүшә Хәмзина, танылган алып баручы, филология фәннәре кандидаты, «Туган тел» каналының Казандагы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина, Татарстанның халык артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Фәнис Җиһанша, Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Алмаз Сабирҗанов һәм «Апуш» татар балалар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова тәшкил итте.

Актриса, ТАССРның халык артисты, РФнең атказанган артисты Эльмира Хамматова да фестиваль турында үз фикерен белдерде:

 ««Гәүһәр» фестивале – бик күркәм, күңелгә шатлык өсти торган фестиваль. Ул мәдәниятны, телне белгән, сәнгатьне яраткан һәм киләчәктә безнең Республикабызга хезмәт итә торган яшьләрне тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Мин аның озын гомерле һәм илһамлы булуын теләп калам»

 

Фестивальдәге яңалыклар турында да сөйләшеп узыйк. Быелгы программага беренче тапкыр курчак театры жанры кертелде. «Әкият» татар дәүләт курчак театрыннан ике остаз балаларны әлеге өлкә белән якыннан таныштырды. Балалар исә барлык осталыкларын тамашачыларга тәкъдим итте. Кәрим Тинчурин театры, Татарстанның атказан артисты Артем Пискунов исә шәкертләре белән үзе язган шигырьне сәхнәләштерде. Ул базарда татар сүзләрен сату турында иде. Димәк, фестиваль балалар өчен генә түгел, ә остазлар өчен дә зур мөмкинлекләр мәйданчыгы булып тора.

Сәхнәдә алып баручыларның күп булуы да сөендерде. Яшь буынның саф татар телендә чара алып баруы проектның төп максаты дисәк тә, ялгыш булмас. Бу хакта Казан шәһәре башлыгы урынбасары урынбарасы Гүзәл Сәгыйтова: ««Гәүһәр» бию дә түгел, җыр да түгел, сәхнә дә түгел. Ул татар теле. Фестивальнең төп принципы – дәресләр, процесс татар телендә узарга тиеш», – диде.

 

Барлык катнашучыларга, остазларга, оештыручыларга һәм әти-әниләргә – афәрин. Мондый проектлар яшь буында телгә карата мәхәббәтне саклап калырга ярдәм итәр, дип чын күңелдән ышанабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев