ЭШМӘКӘР БУЛЫРГА ТЕЛӘҮЧЕЛӘР КОЛАГЫНА
Мәктәп укучылары үз бизнесын ача аламы? Алар өчен нинди мөмкинлекләр каралган? Эшмәкәрлек сәләтләрен үстерү өчен республика нинди программалар тәкъдим итә? Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны әлеге язмадан табып булачак.
«Мәктәп бизнес-старты» проекты быел 4нче тапкыр үз эшен башлап җибәрә. Ул мәктәптә белем алучыларның, төгәлрәк әйткәндә, 6-8 сыйныф укучыларының, эшкуарлык күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Быел проектта 11 000 бала катнашыр, дип көтелә.
«Яшүсмер вакытта алган белемнәр – киләчәктәге карьераның фундаменты. Республикабыздагы яшь эшмәкәрләрнең мөмкинлекләре бик зур. Шуңа күрә, безнең төп максатыбыз – аларга ярдәм итү. Канун буенча, инде 14 яшьтән үз эшеңне башлап җибәрергә була. Бу өлкәдә без беренче адымнар ясаучыларга юл күрсәтергә тиешбез», – дип фикерен белдерде «ТР эшмәкәрлекне яклау фонды» МКК «Минем бизнес» үзәгенең эшмәкәрлекне яклау үзәге җитәкчесе урынбасары Динә Бабий.
Лекцияләр гадәти формада гына булмаячак. Балаларның игътибарын җәлеп итү максатыннан, кирәкле мәгълүматны эшлекле уен формасы аша бирү каралган. Биредә алар бизнес-планнар ясарга, үз проектларын аудиториягә тәкъдим итәргә өйрәнәчәкләр. Укучылар мәктәптә укыган вакытта ук үзләренең сәләтләрен үстереп, киләчәктә республиканың икътисадын үстерүдә үз өлешләрен кертә алачак.
Саннарга күз салсак, 4 ел эчендә проектта 34 000 артык укучы катнашкан. Быел республика буенча 71 мәктәп көч сынашачак. Оештыручылар сүзе буенча, проектның төп максаты – шәһәрдә белем алучыларны гына түгел, кечкенә авылларда яшәүчеләрне дә әлеге эшчәнлеккә җәлеп итү. Үзләрен яхшы яктан күрсәткән һәм уңышлы эш алып барган балалар Мәскәү шәһәрендә урнашкан «Сколково»га һәм технопаркка бару бәхетенә ирешәчәкләр!
Әлеге проект яшь эшмәкәрләргә 10 китап тәкъдим итә:
- «Как стать предпринимателем. Пошаговый путь для юных» — Тимоти С. Паркс
- «Богатый папа, бедный папа для подростков» — Роберт Кийосаки
- «Думай и богатей для молодежи» — Наполеон Хилл
- «Зачем богатым еще больше денег?» — Джон Рокфеллер
- «Секреты успеха» — Мэри Кэй Аш
- «Как стать бизнесменом: дети и деньги» — Майкл Станли
- «Маленький принц» — Антуан де Сент-Экзюпери
- «Приключения Робинзона Крузо» — Даниэль Дефо
- «Финансовая свобода для детей» — Джонатан Элиас
- «Как построить успешный бизнес: Совет для юных предпринимателей» — Энди Вудс
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
-
29 сентября 2025 - 12:44
ТАТАР ЭЛЕКТРОН ДУЭТЫ ЯҢА ПРОЕКТ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
27 сентября 2025 - 14:16
«РЕАКТОР» АРТ-РЕЗИДЕНЦИЯСЕ ҮЗЕНЕҢ 5 ЕЛЛЫГЫН БӘЙРӘМ ИТӘ!
-
26 сентября 2025 - 10:18
«ДӘҮ ӘНИ-ДӘҮ ӘТИ КӨНЕ» РЕСПУБЛИКА АКЦИЯСЕ
Нет комментариев