БЛОГ АЛЫП БАРУ СЕРЛӘРЕ БЕЛӘН ТАНЫШАБЫЗ
Бүгенге көндә блогингны үстерүгә күп игътибар бирелә. 16 июльдән 7 августка кадәр Черек күлдә нәкъ шушы юнәлешкә багышланган лекциялар узачак. Хәзер шулар турында тулырак.
24 июль көнне 18:00да Миләүшә Хакимова чыгышы планлаштырыла. Ул – блогер һәм татар брендларының амбассадоры. Миләүшә «харизмалы татар кызы» буларак, зур аудитория җыю серләре һәм брендлар белән коллаборацияләр эшләү турында сөйләячәк.
29 июль көнне 18:00дә стилист, блогер Җәннәт Минһаҗева белән очрашу татар мәдәни кодын һәм моданы интерграцияләү турында булачак.
7 август 18:30да «Че гуглит татар кызы» төркемен булдыручы, Идел журналының шеф-редакторы Динара Зиннәтова белән очрашу көтелә. Ул блогта татар мәзәкләрен куллану турында сөйләячәк.
Әлеге чаралар «Блоги на родных языках» проекты кысаларында оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев