Логотип Идель
Бу – тема!

«БЕЗНЕҢ ХӘРӘКӘТ – МАТУР ТЫШЛЫК, МЕРЧ ЯКИ ПРИЗЛАР ГЫНА ТҮГЕЛ»

Һәркемнең Алдынгылар хәрәкәте турында ишеткәне бардыр, ләкин аның эшчәнлеге, катнашучылары, проектлары турында күпләр белми.  Алдынгылар хәрәкәтенең эчке дөньясы турында безгә Татарстандагы «Алдынгылар хәрәкәте» рәисе – ЛИКА МОЛДАВАНОВА сөйләде.

– Лика, синең өчен «Алдынгылар хәрәкәте» нәрсә ул?

– «Алдынгылар хәрәкәте»н мин уртак омтылышлары һәм максатлары булган кешеләрнең берләшмәсе буларак кабул итәм. Аның төп миссиясе – яшь буын арасында илебез өчен мөһим булган фундаменталь кыйммәтләрне популярлаштыру. Бу киләчәктә толерант һәм эмпат җәмгыять формалаштыру өчен кирәк дип саныйм. Оешма киләчәк буынга амбициоз максатларга ирешүдә ярдәм итәргә тиеш.

– Ә син үзең әлеге оешмага ничек килеп эләктең?

– 2021 елдан башлап, мин иҗтимагый эшчәнлектә актив катнашам. Бу  «Большая перемена» бәйгесеннән башланды. Күз алдына китерегез: 12 яшьлек баланың тормыштагы иң зур хыялы – «Артек» лагерена бару чынга аша! Гаҗәп бит инде? 2022 ел ахырында мин «Алдынгылар хәрәкәте»нә кушылдым һәм минем тормышым яшен тизлегендә үзгәрә башлады: яңа проектлар, бурычлар, төрле командалар, даими эшчәнлек. 2024 елда Советлар системасы, аның белән бергә минем команда турында күзаллауларым да формалашты. Алдынгылар Советында эшләү мине җаваплылыкка өйрәтте, команда белән эшләүнең мөһимлеген ассызыклады.

– Татарстанда әлеге оешма 13 юнәлештә эшләп килә. Иң элек син кайсысының лидеры булдың?

– Беренче елда мин «Экология һәм табигатьне саклау» юнәлешен җитәкләдем, бу минем ТР яшь натуралистлар бергәлеге координаторы булып эшләвемнең дәвамы булды. Мөгаен, бу чыннан да минекедер, әмма мин үзеңне төрле өлкәләрдә сынап карарга кирәк дип саныйм. Мәсәлән, мин 2023 елда медиа юнәлешен үз иткән идем, аннары экологиягә күчтем, хәзер исә мине дипломатия кызыксындыра. Безнең хәрәкәт – матур тышлык, мерч яки призлар гына түгел, бу даими эшчәнлек, бу хәрәкәттәге тормыш.

– Бүгенге көндә син Татарстанда Алдынгылар рәисе вазифасын башкарасың. Авырлыкларны ничек җиңәсең?

– Мин бу вазифаны карьерамның иң югары ноктасы итеп кабул итмим. Әйткәнемчә,  оешмадагы теләсә нинди мөһим роль, барыннан да элек, зур җаваплылык йөкли. Команда гел зурая бара, барысы да төрле районнардан, аларның һәркайсының үз мәнфәгатьләре, кызыксынулары бар. Минем бурыч – үз тәҗрибәмнән чыгып, һәркемгә ярдәм итәргә һәм командамны максималь нәтиҗәләргә ирештерергә. Шуны аңлау мөһим: рәис роле – үзенә буйсынуны таләп итүче патша түгел. Команда тарафыннан танылган лидер – үз сүзләре һәм гамәлләре өчен җавап бирүче, бергә эшли белүче кеше.

– Тиздән Алдынгылар Хәрәкәте лидерына сайлаулар булачак. Аларга ничек әзерләнергә? Нәрсәне истә тотарга кирәк?

– Аларга әзерләнеп тә булмый кебек. Иң мөһиме команда тупларга һәм үз максатларыңны төгәл формалаштырырга кирәк. «Ни өчен син әлеге вазифаны башкарырга телисең?» – шул сорауга төгәл җавап бирә аласыз икән, уңыш инде сезнең кулыгызда. Үзең булып калырга кирәк! Ихласлык – сайлаучылар бәяләгән иң мөһим сыйфат. Һәр кандидатка уңышлар теләп калам!

Хәрәкәттә остазның роле нинди? Синең остазың бармы?

– Остаз ул – синең эшеңне эшләүче түгел, кирәкле вакытта киңәш белән ярдәм күрсәтүче. Минем остазларым дип мин әти-әниемне, Хәрәкәтнең җирле бүлек кураторын һәм, һичшиксез, барлык катнашучыларның төп остазы булган Тимур Җәүдәт улы Сөләймановны саныйм. Мин аларга чиксез рәхмәтле.

– Күпчелек яшьләр эшли-эшли дә, бер мәл «Бушлык Күңеловна» килә. Һәрвакыт хәрәкәттә булып, ничек энергияне югалтмаска?

– Җавабым гади – эшең дип янып йөрергә кирәк. Алдыңа максат куелган икән, синең күңелең беркайчан да бушап калмаячак. Тормышыңда ачык кыйммәтләр булу үзенә күрә эчке компас булып хезмәт итә. Әмма кайчакта арып китү ул – табигый күренеш. Энергияң бетү ягына бара икән, ял итеп алырга кирәк.

Маяк, биеклек, максат... Болар барысы да матур яңгырый. Әмма авылда яшәүче укучыларга нишләргә? 20 балалы мәктәпләр дә бар бит, бурычлар исә – шул ук.

– Зур булмаган торак пунктларда Совет составында катнашучылар оптималь булырга тиеш. Әгъзаларның саны әһәмиятле түгел, чараларның файдалы булуы мөһим. Әгәр сез чыннан да кызыклы һәм файдалы инициативалар тәкъдим итәсез, гел бер төрле чараны гына әйләндереп тормыйча, яңалыкка омтыласыз икән, сезгә ярдәм итәргә теләүчеләр һичшиксез табылачак. Хәрәкәттә булыйк! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев