Логотип Идель
Бу – тема!

АВГУСТ АЕНА ЧАРАЛАР

Җәйге ялларыңны Казанда уздырырга уйлыйсыңмы? Без синең көннәреңне ямьләндерергә ярдәм итәбез һәм башкалада узачак кайбер чаралар исемлеге белән таныштырабыз!

Август дәвамында Казан циркында «Мирас» татарча милли спектакль-фэнтези булачак. Балалар өчен генә түгел, олы яшьтәгеләр өчен дә кызыклы тамашаны карарга ашыгыгыз.

Шулай ук Милли китапханәдәге «Марш Победы» күргәзмәсен барып күрү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Биредә Сугыш елларында фронтта булган уен коралларының тарихы турында сөйләячәкләр.

5 август (сишәмбе) БҮГЕН

– 15:00 Татмедиа бинасы янындагы скверда (Декабристлар урамы, 2) «Ялкын» журналы «Карбыз Пати» уздыра. Программада – сез яраткан җырчылар, бик күп карбыз, АСМР-зона, күп бүләкләр, мем-лаборатория һәм башкалар!

– Бу көнне Татарстан Республикасының Милли китапханәсенә һәм аның филилалларына бушлай керә аласыз

7-10 август (пәнҗешәмбе-якшәмбе)

Казан шәһәрендә Россия буенча җиңел атлетика узачак. Үзәк стадионда дөнья, Ауропа чемпионнарын, BRICS йолдызларын һәм яшь талантларны күрергә була. Кызу уеннарны карамыйча калмагыз!

9 август (шимбә)

12:00-21:00 – Горький паркында «Итиль» фестивале узачак. Биредә сез башка милләтләрнең мәдәнияте белән таныша алачаксыз. (Керү бушлай)

16 август (шимбә)

Лебяжьеда гастрофестиваль узачак. Кунакларны күп тәмнүшкәләр, концерт һәм бик күңелле программа көтә.

21-26 август (пәнҗешәмбе-сишәмбе)

«Новая волна» музыкаль фестивале беренче тапкыр башкалада узачак. Әгәр сез тере тавыш, популяр җырлар яратсагыз, бу бәйрәм сезнең өчен. Кемнәр булачак соң? Филипп Киркоров, Сергей Лазарев, Люся Чеботина, Алсу, Лолита һәм башкалар.

28 август (якшәмбе)

Бу көнне Г. Камал театры каршына биергә килегез.  «Хәрәкәттә -бәрәкәт» проекты кысаларында уздырыла торган «Бию көрәше» турнирында көч сынаша аласыз. Моның өчен татарча матур бии белергә һәм яхшы кәефтә булырга кирәк!

26-29 августта (сишәмбе-җомга)

Печән базары-2025 татар йорты, аның эчке бизәлеше һәм татар көнкүреше темасына багышланачак. Хәзерге вакытта дизайнерлар, рәссамнар, музыкантлар, волонтерлардан гаризалар көтелә. Тулырак программа турында соңрак билгеле булачак.

Сурәт: ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев