Логотип Идель
Бу – тема!

«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!»ТА КЕМ ҖИҢДЕ?

17 декабрь көнне «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы гөрләп узды. Сезон ябылышында 5 команда көч сынашты. Алар – «Нәмәкәй» (Актаныш), «Сабалета» (Саба), «Изи» (Мамадыш), «Дилүс улы» (Казан), «Керәшеннәр» (Казан) командалары.

Уенчыларны Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров, «ТНВ» телеканалының генераль директоры Илшат Әминов, «Мунча ташы» татар эстрадасы театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдулла, «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыйров бәяләде.

Һәр команда тамашачыны үзенең «изюминкасы» белән сөендерде. Мәзәкләрнең кызыклы һәм урынлы булуы, әлбәттә, шатландырды. Командалар гына түгел, җанатарлар да бик әзерлекле иде. Чыгыш саен көч биреп, канатландырып тордылар. Зал тулы юморга гашыйк татар яшьләрен күрү – зур шатлык!

«Бу бик көчле финал уены булды. Без «Әйдә, ШаяРТ!»ның бишенче телевизион сезонын тәмамлыйбыз. Киләсе елда татар КВН лигасы хәрәкәтенә 30 ел тулачак. Шушы юбилей уңаеннан бик күп чаралар көтелә», – дип искәртте Рамил Агдеев.

Нәтиҗәләргә килгәндә, өченче урынга берьюлы ике команда – «Изи» (Мамадыш) һәм «Сабалета» (Саба) лаек булды. Икенче урыннарга «Нәмәкәй» (Актаныш) һәм «Керәшеннәр» (Казан) командалары чыкты. Абсолют җиңүче исеменә исә «Дилүс улы» (Казан) командасы лаек булды. Дилияр Борһановның чыгышлары берәүне дә битараф калдырмады. Ул 200 мең сум акча отты!

Мондый  чараларның булуы бик шатландыра. Оештыручыларга һәм сезон буе тамашачыны сөендергән катнашучыларга зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев