«АҖАГАН 2.0» УЕННАРЫ СТАРТ АЛДЫ!
17 февраль көнне Казанның 67нче номерлы мәктәбендә «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уены оештырылды. Чара ачылышында Россия герое Рәсим Баксиков һәм генерал-майор Александр Бородин катнашты.
«Аҗаган 2.0»ның («Зарница 2.0») төп максаты – патриотик тәрбия бирү, яшүсмерләр өчен тормыш иминлеге нигезләрен өйрәтү һәм физик әзерлекне яхшырту. Уен тантаналы рәвештә башланып китте. Мәктәп укучылары патриотик җырлар башкардылар, төрле сугышу алымнарын күрсәттеләр. Кунаклар катнашучыларга төпле киңәшләрен бирде һәм дөрес юлдан баруларын ассызыклап үтте. Бәйрәм өлеше тәмамланганнан соң, 5 команда төрле биремнәр эшләргә кереште. Һәрберсе үзен үрнәк буларак күрсәтте.
67нче номерлы мәктәпнең 11К сыйныфы укучысы Даниил Егоров белән дә сөйләштек.
– Мин белем алган мәктәптә дисциплина, физик тәрбия, мораль-этик нормаларга зур өстенлек бирелә. Шулай ук тарих турында да онытмыйбыз: мөһим даталарның барысын искә алып торабыз. Мәсәлән, 1942 елның 17 февралендә нинди вакыйгалар булганын өйрәнәбез. Укуны тәмамлагач, мәдәният институтына керергә планлаштырам. Әгәр килеп чыкмаса, танк училищесына керәчәкмен. Бүгенге уеннарга килгәндә, «Аҗаган 2.0»да миңа иң ошаган юнәлеш ул – атыш. Барлык катнашучыларга да зур уңышлар телим!
Цифрлы технологияләр кулланып ясалган масштаблы әлеге проект яхшы нәтиҗәләргә китерер дип ышанып калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев