2025 ЕЛГЫ ҖӘЙГЕ ТРЕНДЛАР
«Ни кияргә, ничек матур булырга?» дигән сорау беркайчан да актуаль булудан туктамый. Бигрәк тә җәен, без, кызларның гадәти булмаган киемнәр киясе, төрледән-төрле прическалар ясыйсы, уникаль бизәнү әйбеләре тагып йөрисе килә. Ә быелгы җәйдә нинди мода хөкем сөрә икән соң? Трендларга күз салыйк.
КИЕМНӘР:
- Футуризм белән металлик. Металллаштырылган тукымалар, көмеш, алтын, шулай ук футуристик дизайн элементлары модада була. Болар итәк, топ яки күлмәк булырга мөмкин.
- «Изюминкалы» минимализм. Гади һәм элегантлык трендта кала, ләкин кызыклы детальләр өстәргә мөмкин: гадәти булмаган изүләр, асимметрияле киемнәр, гадәти булмаган тукыма фактурасы.
- Этник мотивлар һәм кул эшләре. Традицияләргә кайту чоры! Якты этник принтлар, чигү, макраме, бахрома – болар барысы да сезгә индивидуальлек өстәячәк.
- Үтә күренмәлек һәм челтәрләр. Бу тренд – быел җәйдә must-have. Күпкатламлы образлар ясау өчен, челтәрле киемнәрне топ, күлмәк, чалбарлар өстеннән киеп йөрергә мөмкин. Гардеробның теләсә кайсы элементы белән катнаштырырга була.
- Күләмле җиңнәр һәм җилкәләр. Фонарик җиңңәр, күлмәкләрдә һәм блузкаларда киң җилкәләр – сезнең нәфислегегезне ассызыклый торган тренд.
- Микро-шортиклар һәм макси-итәкләр. Кыюлар өчен экстремаль кыска шортиклар кию кулай, һәм шулай ук озын җилфердәп йөри торган җиңел итәкләр модада.
АЯК КИЕМНӘРЕ:
- Квадрат башлы мюли. Актуаль булып кала торган классика. Тире, замша яки текстильдән ясалганнарын сайлагыз.
- Платформа һәм танкеткалар. Бераз буй, озынлык һәм стиль өстибез! Платформалар һәм танкеткалар тупас та, элегант та булырга мөмкин.
- Тезгә кадәр каеш, баулар менгән сандалийлар. Мондый образлар бик нечкә һәм мөлаем, шул ук вакытта уникаль да. Аларны күлмәкләр, итәкләр һәм шортлар белән кияргә мөмкин.
- Балеткалар. Балеткаларның модага кайтуы – аякларга уңайлы һәм элегант альтернатива.
АКСЕССУАРЛАР:
Массив бизәнү әйберләре. Зур алкалар, беләзекләр, боҗралар – детальләргә игътибар итәбез.- Төсле линзалар белән кояштан саклау күзлекләре.
- Зур эшләпәләр (bucket hats). Кояштан саклаучы уңайлы һәм стильле аксессуар.
- Багет-сумкалар. Теләсә нинди образга идеаль туры киләчәк аксессуарлар.
- Каешлар. Бу җәйдә юка каешлар модада.
ПРИЧЕСКАЛАРНЫ карасак, бу җәйдә юеш чәчләр эффекты трендта, шулай ук биек итеп чәчне кыстыру, өеп куюлар модада. Мондый чәчләр эссе һава торышына да шәп туры килә. Күпкә бүленгән толымнар, «рыбий хвост», «французская коса» – актуаль.
Сурәт: «freepic.com»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 мая 2025 - 13:12
1 ИЮНЬ КӨНЕНӘ «УРАМ» ЭКСТРИМ-ПАРКЫНДАГЫ ЧАРАЛАР
-
27 мая 2025 - 13:58
ГАЗМАНОВНЫҢ «РОДНИКИ. ДЕТИ» БӘЙГЕСЕ ФИНАЛ КОНЦЕРТЫНДА ОНЛАЙН ТАВЫШ БИРҮ БУЛАЧАК
-
27 мая 2025 - 13:16
16 КОМАНДА «ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫНЫҢ ЧИРЕКФИНАЛЫНДА ЯРЫШАЧАК
-
26 мая 2025 - 14:03
БӨТЕН ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КҮРӘЧӘК ТЕАТРАЛЬ КУЕЛЫШНЫҢ АВТОРЫ БУЛ!
Нет комментариев