Бу – тема!
14 ФЕВРАЛЬ ТУРЫНДА СЕЗ БЕЛМӘГӘН ФАКТЛАР
14 февраль мәхәббәт һәм якын кешеләргә игътибар күрсәтү көне булып, дөньяның күп илләрендә билгеләп үтелә. Әмма бу бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре һәр илдә үзенчәлекле. Мәхәббәт көне турында кызыклы фактлар һәм статистика белән танышабыз.
- Мәхәббәт көне Европа илләрендә XIII гасырдан билгеләнә: АКШта бу бәйрәм 1777 елдан башланган. Япониядә ул 1936 елдан бирле уздырыла. Советлар Союзы дәверендә исә, бу бәйрәм 90-нчы еллар башында популярлашты.
- 1415 елда Чарльз Орлеанский беренче валентинка җибәргән. Ул хәзер Британ музеенда саклана. Кызыклы факт: валентинкаларның 85%ын хатын-кызлар сатып ала.
- Күп кенә гүзәл затлар, әгәр аларның яраткан кешесе бу көнне истә тотмаса, мөнәсәбәтләрне өзәргә мөмкин. Шуңа күрә, егетләр, сак булыгыз!
- 14 февральдә иң популяр бүләкләр – шоколад һәм конфетлар. Валентинкалар икенче урында тора. Бу традиция дөньяның күпчелек илләрендә яшәүчеләр тарафыннан үтәлә.
- Иң кыйммәтле валентинка Аристотель Онассисның заказы буенча ясалган. Ул чиста алтыннан, изумрудлар, бриллиантлардан тора һәм норка тунга төрелгән. Бу валентинка грек миллиардеры Мария Калласкага хөрмәт билгесе буларак ясалган.
- 14 февральдә Тайваньдә ир-атлар мәхәббәтләрен кызларга розалар аша аңлата. 1 роза – игътибар, 2 – гафу үтенү, 12 – тәкъдим, 36 – чын мәхәббәт.
- Джульетта хәзер дә 14 февральдә мәхәббәт хатлары ала. Верона шәһәренә ел саен 1000 гә якын хат килә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 февраля 2026 - 10:08
ТАТАРСТАН – «ЯШЕЛ ЗАЧЁТ» БӨТЕНРОССИЯ КОНКУРСЫНЫҢ ИҢ АКТИВ КАТНАШУЧЫЛАРЫНЫҢ БЕРСЕ
-
12 февраля 2026 - 09:05
ЯЛКЫНЛЫ ФАТИРНИК: МӘХӘББӘТСЕЗ ЯШӘҮ ЯРАМЫЙ!
-
11 февраля 2026 - 15:33
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕ
-
10 февраля 2026 - 09:31
ТАТАРСТАНДА 9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ГИА КАГЫЙДӘЛӘРЕ ҮЗГӘРӘ
Нет комментариев