Логотип Идель
Белми калма

«ЗООПАРК-ӘЛИФБА»: «АПУШ» СТУДИЯСЕ КВЕСТ ФОРМАТЫНДАГЫ СПЕКТАКЛЬ ТӘКЪДИМ ИТӘ

13 декабрь 18.00дә Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» балалар татар театр студиясе икенче спектаклен күрсәтәчәк. Тамашачыларга Йолдыз Шәрәпованың «Зоопарк-әлифба» спектакле тәкъдим ителә. Спектакль квест форматында бара. Төп персонажлар – игезәкләр Илназ белән Гөлназ һәм апалары «Зоопарк-әлифба» дигән серле квестка эләгә. Бертуганнар, төрле сынаулар аша узып, 38 җәнлек, кош-корт белән таныша.

«Апуш»ның икенче спектаклендә студиягә йөрүче барлык 30 шәкерт тә катнаша. Тамашага әзерлек ноябрь аенда башланды. Укучыларны премьерага аларның остазлары – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры балетмейстеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резедә Сәлахова, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина әзерләде. Башта «Сәйдәш» мәдәният үзәгендәге «Апуш» студиясе остазлары һәм шәкертләре спектакль түгел, ә бары тик һәрбер уку дисциплинасыннан (сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте, актерлык осталыгы, вокал) имтихан уздырырга ниятләгән. Сәхнә теле остазы Резедә Сәлахова, әсәрдә җәнлекләр дә, шигърият тә булу сәбәпле, Йолдыз Шәрәпованың «Зоопарк-әлифба» материалын алырга тәкъдим итә. Шушы китапны күрүгә «Апуш»лылар спектакль кую белән яна башлый. Постановкада укучылар соңгы ярты ел эчендә алган белемнәрен имтихан формасында спектакль буларак тамашачыга тәкъдим итәчәк. Әлеге премьераны укучылар, аларның әти-әниләре, «Апуш» эшчәнлеге белән кызыксынучылар тамаша кылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев