ЯҢА IPHONE 14 РОССИЯДӘ САТУГА ЧЫГАЧАК: КАЙЧАН, НИЧЕК, КҮПМЕГӘ АЛЫП БУЛАЧАК?
Яңа iPhone 14 Россиягә параллель импорт ярдәмендә җибәрелә башлаячак һәм теләгә кешегә аны сатып алу мөмкинлеге булачак. Бу турыда вице-премьер, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуров сөйләде.
«Ә нигә юк? Әгәр кулланучылар бу телефоннарны алырга теләсәләр, әлбәттә. Мондый мөмкинлек булачак», – диде министр, яңа iPhone модельләренә параллель импорт буенча Россиягә кертелергә рөхсәт ителәме, дигән сорауга җавап итеп.
Хәзерге вакытта Apple компаниясенең продуктлары параллель импорт исемлегенә кертелгән. Искәртеп узарга кирәк, параллель импорт – ул чит ил товарларын кертү схемасы, биредә хокук иясенең әлеге товарны кертүгә рөхсәте кирәк түгел.
Сүз уңаеннан, Apple 7 сентябрьдә яңа гаджетларның еллык презентациясен үткәрде. Табадан гына төшкән смартфоннар рәтенә iPhone 14, 14 Max, 14 Pro һәм 14 Pro Max модельләре керде. Өлкән девайсларның «челка»лары үзгәрүеннән тыш, визуаль яктан яңа җайланмалар узган елгылардан аерылып тормый диярлек. Шулай ук Apple яңа камера мөмкинлекләре турында дә ассызыклады. Стандарт версияләрне сату старты – 16 сентябрьгә, Pro 7 октябрьгә туры килә. Яңа телефоннарның бәяләре 85 меңнән алып 167 мең тирәсендә тирбәләчәк дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 апреля 2025 - 12:12
TUBATAY BEATS ТӨРКЕМЕ БЕРЕНЧЕ АЛЬБОМЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
18 апреля 2025 - 11:53
КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРЫНДА ЯҢА СПЕКТАКЛЬ
-
18 апреля 2025 - 10:52
ТАТАРСТАНДА ЭШЛӘҮЧЕ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН «МОЛОТ» ПРОЕКТЫНЫҢ ТӨБӘК ЭТАБЫ ДӘВАМ ИТӘ
-
18 апреля 2025 - 10:46
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА XII ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев