Логотип Идель
Белми калма

«ТАТАР ҖЫРЫ»НА – 25!

Татар дөньясында иң масштаблы җыр бәйрәме гөрләп узды. Быел ул, күчерүле сәбәпле, 8 мартка туры килде. Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән бер көнгә туры килгән бәйрәм күңелләрне икеләтә күтәрде!

Җыр бәйрәме Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында «Татар җыры» гимныннан башланып китте. Быел фестиваль юбилеен, ягъни 25 еллыгын билгеләп үтә! Шуны да искәртеп узарга кирәк: чирек гасыр буе «Алтын Барс» премиясенә ия булган Айдар Галимов бу көнне үз концерты булуга карамастан, тамашачыларга иң популяр җырлардан торган попуриен бүләк итеп китте. Мондый шәхесләрсез «Татар җыры»н күз алдына да китереп булмый!

Кунаклар арасында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да бар иде. Ул тамашачыларны бәйрәм белән генә котлап калмыйча, тантаналы рәвештә «Барс рекордс» ширкәте җитәкчесе Камил Гәрәевка «Дуслык» Орденын тапшырды. Ул исә үз чиратында әлеге проектның дәвамлы булуын ассызыклап үтте!

Сәхнә бизәлеше, затлы образлар, моңлы җырлар, күркәм биюләр – барысы да югары дәрәҗәдә иде. 2025 елда Җиңүнең 80 еллыгы булу сәбәпле, оештыручылар катнашучыларны патриотик чыгыш белән шаккатырды. Илгиз Мөхетдинов Муса Җәлилнең «Төрмәдә төш» сүзләре буенча язылган җырын башкарды. Скрипкада исә шагыйрьнең оныкчыгы уйнады. Залда Муса Җәлилнең оныгы Татьяна да бар иде. Тамашачыларга әлеге чыгыш бик ошады, күпләр күз яшьләрен тыя алмыйча карадылар.

«Ел ачышы» исеменә лаеклы Рөстәм Асадуллинның «Татар җыры»нда быел дебюты иде. Ул харизмасы, моңлы тавышы, хәрәкәтләре белән тамашачыны таң калдырды дисәм дә, ялгыш булмас. Алай гына да түгел, беренче тапкыр «Алтын барс»ка ия булучылар исемлегендә Наилә Славина да бар.

Филүс Каһиров исә Шәкүр белән берлектә «Бик еракта идек без» җырын башкардылар. Кайчандыр рэпер аны Илһам абый Шакиров белән башкарган булган. Бу эшне яшь артистлар югары дәрәҗәдә башкарып чыктылар. Экраннардан исә без легендабызның тавышын да ишетә алдык.

Эстрада йолдызлары арасында Гөлназ Асаева, Марат Яруллин, Илмира Нәгыймова, Сәидә Мөхәммәтҗанова, Иркә, Альберт Вәлиуллин һәм башка сәләтле җырчылар да бар иде. Халыкныкы булган Вадим Захаров та тамашачыларны мәгънәле җырлары белән куандырды.

Яшәсен «Татар җыры»! Яшәсен татар халкын дөнья күләмендә танытучы җырчылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев