Белми калма
САУ БУЛ, СМАРТФОН!
Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко мәктәпләрдә смартфоннар куллануны тыярга тәкъдим итте. Бу мәсьәләне якын арада чишәргә кирәклеге ассызыкланды.
Валентина Матвиенко фикеренчә, мәктәптә төрле гаиләләрдән балалар укый: кемнеңдер бер айлык хезмәт хакы бәясенә торган телефон күтәреп йөрүче балалар да җитәрлек. Андый электроникага күпләр кызыгу сәбәпле, урлау очраклары еш була, һәм мондый хәлләр өчен укытучылар һәм директорлар үз өсләренә җаваплылыкны алмаячак. Өстәвенә, гел телефонга текәлеп йөргән баланы дәрескә җәлеп итү бик кыен, бу белем бирү процессына комачаулый. Кайбер мәктәпләрдә исә, дәрес вакытында телефоннарны куеп тору өчен махсус тартмалар да кулланыла, ә әти-әниләр белән сөйләшү өчен балалар мәктәптәге махсус телефонны куллана алалар.
Смартфоннарны тыю дигәндә, сүз телефоннарны дәрес вакытында кулланмау турында бара. ВЦИОМ оештырган сораштыруда 73% кеше дәрес барышында смартфон куллануны тыю яклы булып чыккан. Бу мәсьәләгә бәйле конкрет тәкъдимнәрне Рособнадзор белән берлектә Россия Мәгариф Академиясе бер айдан билгеләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев