ШАЯРТЫРГА ЯРАТУЧЫЛАР БЕР СӘХНӘДӘ!
«Татарлар шаярта беләме?» дигән сорау бик күпләрне борчый. Җавапны 17 декабрь көнне белеп булачак!
Нәкъ шушы көнне 17.00 сәгатьтә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының финалы узачак. Сезон ябылышында 5 команда көч сынашачак. Алар – «Нәмәкәй», «Сабалета», «Изи», «Дилүс улы», «Керәшеннәр».
Төп бүләк – 200 мең сум акча. Узган ел абсолют җиңүче исеменә Актанышның «Нәмәкәй» командасы лаек булды. Уенчыларга Салават Фәтхетдинов, Җәвит Шакиров, Илшат Әминов, Рамил Агдеев, Айваз Садыйров бәя бирәчәк.
«Быелгы сезонда татар телендә КВН уйнаучылар артты: май аенда узган Зур фестивальгә 27 (!) команда килде. Бу – рекорд. Чөнки элек фестивальдә катнашучы командаларның саны 20дән артмый иде. «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы тарихында беренче тапкыр финалда шундый зур суммада акчалата бүләк уйнатыла. Бу мөмкинлек Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән булдырылды», – дип сөйли «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев.
Катнашучыларга зурдан-зур уңышлар теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев