Логотип Идель
Белми калма

«КИТАП ПОЕЗДЫ – 2025» КАЗАНДА!

Берәүгә дә сер түгел, 21 гасыр балалары көннең күп өлешен кәрәзле телефоннар артында уздыра. Димәк, китап укучылар саны белән дә бик мактанып булмый. Шушы проблеманы күз уңында тотып, «Китап поезды – 2025» дип аталган акция үз эшен быел да башлап җибәрде!

Акциянең төп максаты – китап укучылар санын арттыру, мәдәният, мәгарифне үстерү. Шулай ук рус әдәбиятын популярлаштыру. Проект үз эшен 13 мартта Санкт-Петербургта башлады. Шәһәрләр исемлегендә Минск, Мәскәү, Түбән Новгородта, Ульяновск һәм Волгоград та бар.

Язучылар арасында Олег Рой, Сергей Лукьяненко, Сергей Переслегин, Илья Бояшов, Анна һәм Сергей Литвиновлар, Ася Лавринович, Люцида Аквила һәм башка каләм тибрәтүчеләр бар иде. Язучылар Казанлылар белән аралаштылар, кызыксындырган сорауларга җавап таптылар һәм төпле киңәшләр бирделәр.

 «Аена, ким дигәндә, бер китап булса да укырга һәм балаларга көненә 30-40 минут әдәби әсәрләр белән танышырга», – дип киңәш итте Денис Котов.

Язучылар да үз чиратында кызыклы фикерләр белән уртаклаштылар. Нинди генә авырлыклар булса да, гел елмаеп кабул итәргә киңәш иттеләр. Ә аларның иң яратмаган соравы ул – «Илһамны каян аласыз?». Каләм тибрәтүчеләр сүзләренчә, алар беркайчан да иҗат итүдән туктамый. Илһам төшенчәсе алар белән һәрвакыт һәм һәркайда!

Мондый файдалы һәм кирәкле очрашулар, акцияләр күбрәк булсын һәм халык аларга йөрсен иде дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев