КАЗАН «БЕЗНЕҢ ЗАМАН» ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫНЫҢ ЙОМГАКЛАУ ЗОНА ЭТАБЫН КАБУЛ ИТӘЧӘК
14-15 октябрьдә Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында “Наше время – Безнең заман” эшләүче яшьләрнең 10-нчы ачык республика телевизион иҗат фестиваленең өченче сайлап алу этабы узачак. Ул Казан һәм Яшел Үзән зоналарыннан 600 катнашучыны җыячак. Алар суперфиналга эләгү өчен көрәшәчәк.
14 октябрьдә, 10.00 сәгатьтә “Академия” концертлар залында (Универсиада Авылы) фестивальнең Казан зона этабы ачыла.
15 октябрьдә 18.00 сәгатьтә шунда ук Казан зонасы этабының гала-концерты була.
Казан гадәттә фестивальнең зона этапларын кабул итүче барлык шәһәрләр арасында иң күп катнашучыларны җыя. Татарстан башкаласында Казан һәм Яшел Үзән зоналарында катнашучылар үз талантларын күрсәтә. Казан турына республиканың 76 предприятиесе һәм оешмасыннан гаризалар килгән, шәхси ярышта 73 гариза кабул ителгән. Бу зона финалында 17 команда тәкъдим ителәчәк – барлыгы 600 якын катнашучы. Беренче көнне катнашучылар “Музыкаль юнәлеш” һәм “Бию юнәлеше” номинацияләрендә номерлар күрсәтәчәк. Икенче көнне “Дан минуты” номинациясендә чыгышлар, шулай ук гала-концерт һәм бүләкләү тантанасы булачак.
Казан этабына кергән командалар арасында яңа уенчылар да бар: Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шулай ук “Апас-мол” (Апас районы) җыелма командалары. Моннан тыш, Казан сәхнәсенә ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге, “Таттелеком”, “Татэнерго” филиалы, “Газпром трансгаз Казан”, “Татэнергосбыт”, “Туполев” ҖАҖ филиалы – С.П.Горбунов ис. заводы, “Казаньоргсинтез”, “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ филиалы, “Казан дәүләт казна дары заводы”, “А.М.Горький ис. Яшел Үзән заводы” һ. б. командалар чыгачак.
Шәхси ярышта катнашучылар арасында да яңалары бар: ТР цифрлы үсеш министрлыгы, ТР Дәүләт мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе, Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты, профессор Агафонов ис. республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе, “ТИСБИ” идарә университеты, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы вәкилләре.
Әлмәттә һәм Түбән Камада узган сайлап алу этапларындагы кебек үк, Казанда да жюри әгъзаларыннан, Россиянең һәм Татарстанның танылган мәдәният эшлеклеләреннән мастер-класслар үткәреләчәк. Әйтик, “Сәхнә сөйләме” мастер-классын Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең халык артисты Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү Губерна театры труппасы мөдире Алинә Ивах уздырачак.
Йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча 4-5 ноябрьгә Казанда планлаштырылган суперфиналда катнашучыларның тулы исемлеге билгеләнә. Юбилей сезонының төп вакыйгасы – быелгы фестивальнең гала-концерты 7 ноябрьдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.
Исегезгә төшерәбез, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында үтүче проектта катнашу өчен, гадәттәгечә, Татарстан учреждениеләре, предприятиеләре, оешмалары вәкилләре чакырыла. Хезмәткәрләр ялгыз да, команда ярышында да чыгыш ясый ала. Суперфиналның приз фонды 3,2 млн сум тәшкил итәчәк. Фестивальнең зона этаплары приз фондын формалаштыру өчен тагын 400 мең сум акча бүлеп биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?
Нет комментариев