“ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ. 20 ЕЛ ОЧЫШТА” – ЯҢА САЛЛЫ КИТАП
“Иделем акчарлагы” яшь язучылар бәйгесенә – 20 ел. Шул уңайдан, аны оештыра торган “Идел” яшьләр үзәге “Иделем акчарлагы. 20 ел очышта” дип исемләнгән җыентык чыгарды.
Җыентыкта 2000 елдан башлап 2020 елга кадәр “Иделем акчарлагы” бәйгесендә гран-при алучыларның иҗат әсәрләре тупланган. Китапның бер өлешендә авторларның гран-при алган елдагы җыентыкта бастырылган әсәрләре, икенче өлешендә аларның соңы елларда язылган иҗат җимешләре урын алган.
“Идел” яшьләр үзәге директоры Зөлфия Ибләминова:
– Әлеге китапта 24 авторның әсәре басылды. Кайбер авторларны эзләп тә йөрергә туры килде. Араларында Башкорстанда яшәүчеләр дә бар, – иде.
Шагыйрь Рифат Сәлах 2006 елда гран-приясе булган:
– Кайсы гына гран-при иясен алсак та, алар - татар әдәбиятында үз урыннарын тапкан шәхесләр. Үзебез дә шушы бәйгедән үсеп чыккан кешеләр. Ымсынып, омтылып өйрәнеп киттек. 21 гасыр әдәбияты шушы китаптан башлана. Шушыннан карап укыгыз, өйрәнегез, – диде ул китап турында.
Җыентык 500 данәдә дөнья күргән. Спикерлар әйтүенчә, ул сатуга чыгарылмаячак:
– Без аны, иң беренче чиратта, авторларга таратабыз. Шулай ук үзебезнең башка проектларда катнашучыларга, чит төбәкләрдә яшәүчеләргә, китапханәләргә таратылачак, – диде Зөлфия Ибләминова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев