БЫЕЛГЫ «КРОСС НАЦИИ» КАЙДА УЗАЧАК?
21 сентябрь көнне башкалабызда күпләр көтеп алган «Кросс нации» узачак. Быел ул ике локацияда оештырыла: «Урам» экстрим паркы һәм «Локомотив» стадионында!
Биредә катнашу өчен бер генә шарт бар: «Госуслуги» аша кереп, гариза тутырырга кирәк.
Төп мәйданчык - «Урам» паркы. Эшне зарядка ясаудан башлаячаклар. 1000 метр дистанцияле аралыкны чабу өчен старт биредә булачак. Шулай ук «Добрая Казань» хәйрия чабышы да нәкъ биредә булыр дип көтелә.
Массакүләм йөгереш Кремль яр буенда узачак. Биредә мәктәпләр, корпоратив оешмалар, югары уку йортлары катнаша.
Төп чара узганнан соң, иҗади чыгышлар карау мөмкинлеге дә булачак.
Узган ел әлеге чарада 16000нән артык кеше катнашкан! Быел гаилә елы уңаеннан, гаиләләр белән йөгерү дә каралган. Бу сәламәтлекне кайгырту, берләшү, яхшы гадәтләр булдыру өчен менә дигән мөмкинлек!
Шунысы шәп: 21 көнне теләгән һәр кеше ГТО нормаларын да тапшыра ала! Барабызмы?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев