Логотип Идель
Белми калма

АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕННӘН ЯҢАЛЫКЛАР!

Алдынгылар хәрәкәте 2022 елдан бирле эшләп килә. Ул балалар бакчасы, урта һәм югары мәктәп укучылары, көллият һәм югары уку йорты студентларын, шулай ук педагог, әти-әни һәм башка остазларны үз эченә ала. Бүген ТР Министрлар Кабинетында «Алдынгылар хәрәкәте»нең 2025 елга планлаштырган эшләренә багышланган брифинг булып узды.

 

ТР «Алдынгылар хәрәкәте» җитәкчесе Тимур Сөләйманов бу юнәлешнең төп аспектларын атап китте: «Безнең максат – традицион Россия кыйммәтләре нигезендә бала шәхесен үстерү өчен тәрбия пространствосы булдыру. Безнең исем «беренчеләр», димәк һәркем беренче булырга мөмкин. Бары тик теләсә кайсы баланың үз беренчелеге: кемдер спортта, кемдер фәндә, укуда. Безнең бурыч һәр балага үзен табар һәм үсәр өчен ярдәм итәрдәй остаз булу».

Сөләйманов шулай ук яңалыклар белән дә таныштырды:

  1. Яңа проект – «Алдынгылар әкиятләре». Алдынгылар Идел буе халыкларының фольклор каһарманнары турында әкиятләр җыентыгын төзегән. Әкиятләрдә шулай ук Алдынгыларның символы – Барсик герое да булачак. Ул сюжет буенча башка геройларга авыр хәлләрдән чыгарга ярдәм итеп йөриячәк. Әкиятләр рус һәм татар телендә әзерләнгән. Аларны айга ике тапкыр курчак театры форматында мәктәп укучылары балалар бакчасындагыларга укыячак.
  2. Тагын бер яңа проект – «Куркынычсызлык әлифбасы». Алдынгылар татар һәм рус телләрендә яңа гына хәреф танырга өйрәнүче балалар өчен 7 китап чыгарга. Ул кыска-кыска хикәяләрдән тора, һәрберсе нинди дә булса куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтә. Бу китапларда күп рәсем, сүзләр аз, әмма балалар өчен бу беренче китаплар бик файдалы булачак.
  3. Шушы елның маенда Алдынгылар МХО (СВО)да катнашкан гаиләләрне җыеп «Родные-любимые» дип аталган форум оештырачак. 300гә якын гаилә килер дип көтелә. Балалар һәм әти-әниләр өчен күңелле мастер-класслар, спектакль һәм әти-әниләрне борчый торган мәсьәләләрне чишәр өчен экспертлар белән очрашучылар да булачак. 
  4. Язгы каникулларда «Алдынгылар академиясе» эшли башлаячак. Анда «Алдынгылар хәрәкәте» лидерларын Татарстан районнарында чаралар оештыру һәм социаль проектлаштыруга өйрәтәчәкләр. Ә бу лидерлар белемнәрен мәктәп бүлекчәләрендәге балаларга җиткерергә тиеш булалар
  5. Малайзиядә халыкара лагерь сменасы көзге каникуллар вакытында уздырырга планлаштырыла. Көзге каникуллар вакыты, җитәкчеләр фикеренчә, балаларны әзерләү һәм конкурслы сайлаулар өчен дә, климат шартлары күзлегеннән дә иң кулай вакыт.
  6. Һәм иң кызык яңалык! Быел Татарстанда «БиЮ» балалар дискотекалары дәвам итәчәк. Шуларның берсендә Тимур Сөләйманов үзенең DJ-сеты белән чыгыш ясарга уйлый. Ул инде моны үткән елга ук планлаштырган булган икән, ләкин авырып киткән. Ә быел һичшиксез «Алдынгылар хәрәкәте» җитәкчесеннән DJ-сет булачак!

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев