Логотип Идель
Ялкын

СИХӘТЛЕ СӘХИФӘ: МУЕН - УЕН ТҮГЕЛ!

Уку тәмамланды тик, компьютер, ноутбук артында утырудан әле беркем дә туктамады:) Димәк, каникулга чыккан укучылар да, офиста яки башка җирдә эшләүче әти-әниләребез кебек, көн дими, төн дими, шул бер ноктага текәлеп утыруын дәвам итә. Рәхәт берәү булса да, михнәте әллә ничә көнгә сузылырга мөмкин. Мисал өчен, муен, аның арткы өлеше ойый башларга яки авырта. Ә муен сызлау, белегез, уен-муен эш түгел!
Әби: – Бу компьютерларыгызда утырып шаштыгыз бугай инде.

Онык: – Нишлисең бит, әби, заманасы шундый аның!

Мондый сүзләр сиңа да танышмы? Син дә заманадан артта калмыйм, дип, компьютер каршында тамыр җәйдеңме? Сак бул - сине муен авырулары читләтеп узмаска мөмкин.

Әйдә, моның турында табибтан сорыйбыз!

Алмаз Дияров, табиб-вертерброневролог, Республика клиник неврологик үзәге:

– Белгәнебезчә, безнең организмның күп проценты мышцалардан (мускул) тора. Әгәр муен кич белән ойый яки авырта башлый икән, димәк, мускулларга артык көч килгән дигән сүз. Бу очракта кеше арый, муен янында, иңбашы өстендә, калак сөяге араларында авырту барлыкка килә.

Муен авыртмасын, дисәң, компьютер артында озак утырмаска тырыш.

Ә инде муен өлкәсендәге авыртудан котылыйм дисәң:


Профилактик яки дәвалау массажына йөрергә кирәк. Елга ике тапкыр.

Умырткалар (позвонки) кысылып калса, мануаль терапия булышыр.

Әгәр сызлау мускуллар авыртуы аркасында барлыкка килсә, бу очракта махсус методикалар кулланырга мөмкин. Мәсәлән, мускулларның постизометрик релаксациясе яки банкалар ярдәмендә массаж.

Профилактика өчен һәр мускуллар төркеменә төрле күнегүләр эшлә.

Комьютер артында озак утырырга туры килсә, һәр сәгать саен 5-10 минутлык физзарядка яса.

ИҢ МӨҺИМЕ! Умыртка баганасын ныгыту өчен күнегүләр ясарга, гәүдә-сынны дөрес тотарга, мускулларны, аеруча умыртка багансының стабилизаторны ныгытырга онытма.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев