Логотип Идель
Ялкын

"ЭХ! БАШЛЫЙСЫ ИДЕ ӨР-ЯҢАДАН..."

***

Бикәң буласым килә,
Иркәң буласым килә.
Җилләреңә буйсынырлык
Җилкән буласым килә…
Бикәм дип дәшүләрең,
Иркәм дип дәшүләрең.
Тутырып-тутырып карамадың,
Әллә читләшүләрең…


Мин әле андый шагыйрь барлыгын белми дә идем. Дөньяда. Әмма әбиемнең эш арасында көйләп йөргән әлеге җыр юллары хәтеремдә. Ул юлларда кыз бала күңеле, әле сабый, нарасый гына булса да, бер-бер хикмәт барлыгын тоемлаган, күрәсең. Киләчәктә кичерәчәк хисләр өермәсен дә, тыелу-сагышларны да…

Бераз үсә төшкәч, бу җырны без хәзер онытарак барган гаҗәеп моңлы тавышлы, үтә зәвыкле җырчы Люция Хәсәнова башкаруында ишеткәнем булды. Аны бәйрәм-мәҗлесләрдә, һәртөрле кичәләрдә еш башкаралар иде. Безнең буын ул чакта башкарак җырлар тыңлап, үзгәрәк ритмнарга көйләнеп үсте. Әмма Дәрдемәнд әйтмешли, “Сөт калыр, Ватан китәр”. Әнкә сөте, өйдәге тәрбия, иман белән кергән һәр аһәң еллар узган саен кадерлерәк була бара, өр-яңадан бәяләнә, йөрәк сандыгында үз лаеклы урынын таба. Заман шаукымы булып килеп каккан бер көнлек мавыгулар – коелып төшә дә, чып-чыннары, иң дөресләре – кала.

Соңыннан белдем – шагыйрь Лена апа Шагыйрьҗан сүзләренә язылган җыр икән бу.

***

Өйгә бер кочак газета-журнал алдыралар иде без үскәндә. Почтальон Вера түти (Янсуарда, әлбәттә, үзебезчә, керәшенчә Бира дип эндәшәләр) шуларны капкага кыстырып, җәйләрен баскыч төбенә таш белән бастырып, калдырып китә. Чыгып алганда ук йөрәк дөп-дөп тибә. Кечкенәрәк чакта махсус безнең өчен яздырылган “Салават күпере”н, “Веселые картинки”, “Сабантуй”, “Ялкын”ны көтә идек. Үсә төшкәч һәм шигырь тәмен тоя башлагач, аларны “Идел”, “Казан утлары”, “Мәдәни җомга” алыштырды. Шушы өчесендә һәр санда нинди шагыйрь чыгар икән дип түземсезлек белән көтә идем мин.

Лена апаның шигъриятенә “Мәдәни җомга” аша атладым. Анна Ахматовага багышланган бер шигыре бар иде:

Безнең чорда инде мәхәббәт дип
үксеп елый белми беркем, беркем үлми...


һәм тагын:

Бер хәл була бүген, бер хәл була:
йә яңа җыр туа,
йә – Мәхәббәт!!!


Һәм менә шушы юллардан соң өйдәге тек-тек йөргән, һәр ярты сәгать саен дөньяга шәрран ярып аваз салган күкеле сәгать ишетелми башлый. Әллә күке сагаебрак, шикләнебрәк кала, әллә һава тыгызланып, мин үзем башкарак яссылыкка күчәм.

***

Остазлар төрле була. Аларны Күктән синең әзерлегеңә карап җибәрәләр. Вакытын белеп. Лена апа минем өчен әле Казанга килеп үзе белән танышканчы ук әнә шундый тәүлекнең 24 сәгатен дә яулап алган остазга әверелде. Уйдашка. Фикердәшкә. Әңгәмәдәшкә.

Бәхеткә, 1996 елда аның төрле еллардагы шигырьләрен һәм поэмаларын туплаган җыентык басылып чыкты. Бу китап минем өчен әле бүген дә – шигырь җыентыгының эталоны. Үтә дә уйлап, җиренә җиткереп тупланган гаять дәрәҗәдә зәвыкле сайланма ул. Бу китап татар шигъриятен, әдәбиятен үз итүчеләрнең китап киштәсендә иң затлы урыннарның берсен яуларга лаеклы.

Дүрт сарайга бүлгән шагыйрь сайланма җыентыгын: “Язгы сарай” – биредә “Мөлдерәмә күңел” китабыннан сайланган шигырьләр, “Җәйге сарай” – “Ышанам йөрәгемә” китабыннан җыелган бөртекләр, “Көзге сарай” – болары “Иман әлифбасы” китабындагылар һәм “Кышкы сарай” – шигырь дәфтәрләреннән, төрле еллардан дип күрсәтелгән. Аңлыйм: “Кышкы сарай”дагылары – ул чактагы иң соңгылары, шагыйрь җанына әле аеруча кадерлеләре, суынып өлгермәгәннәре. Болары инде – Лена апа иҗатының шул чактагы иң югары ноктасы, димәк.

Их! Башлыйсы иде өр-яңадан,
Ап-ак сөттән – иң гөнаһсыз чактан...
Туен көткән керсез ак күлмәктән,
Ак ефәкләр белән ак калфактан!


90нчы еллар азагы. Илдә сәяси җилләрнең берара иркен исеп алган, безгә – татар мәктәпләренә – татар телендә үзебезнең тарих дәреслекләре, гомумән дәреслекләр, методик әсбаплар олаулап кайткан чак. Иншаларны татар телендә язып тапшыру хокукы алган еллар. Суверенитет сүзенең телдә генә булмыйча, гамәлдә тоелган мәле. Хәтерлим, мин чыгарылыш иншасын Равил Фәйзуллинның “Кыны тулы кан. Ә тышында чәчәк сурәте” дигән “Нюанслар иле” җыентыгындагы икеюллыгы буенча язган идем. Шушы ике юлдан этәрелеп китеп, бөтен тарихыбызга күзәтү ясап чыгарга омтылып...

Нурихан Фәттах, Мөсәгыйть Хәбибуллин, Флүс Латыйфи романнарын су урынына эчәбез, Танир Сүлфнең “Тамга” романын укып, виртуаль тарихыбызга кереп күмеләбез. Баксаң, ул Танир Сүлф дигән серле язучы абзый асылда математик Ринат Якуш белән исеме яхшы таныш Флүс абый Латыйфи булып чыга.

Безгә тарихны яңача сөйлиләр. “Монысы – үзебезнеке” диләр. Әниләр әле берничә ел элек кенә Казанда чын-чынлап татарча сөйләшергә дә мөмкин булмавы, трамвай-троллейбусларда “татарин” дип чырай сытулары турында әйтеп, таң калдыралар. Ничек инде?! Без алай булуын күз алдына да китерә алмыйбыз! Олимпиадаларга йөрибез. Безне “бәхетле буын” дип үсендерәләр... Казанга килгәч, университетта укый башлагач та, дөньябызның түм-түгәрәк булуына ышанабыз әле...

Ә аннары, аспирантурада калып, татар әдәбияты буенча дисертациямне мин инде рус телендә якладым. Безгә алмашка килгән буын иншаларны инде үз телендә язмый. Һавада да – янә башка җилләр исә. Һәм ирексездән Лена апаның шигырь юллары килә тел очына:

Эх! Башлыйсы иде өр-яңадан...

***

1997 елның март ае. Безне, бер төркем каләм тибрәтүчеләрне, Казанда Язучылар берлегендә уздырылган Яшь язучылар конференциясенә чакырып алдылар. Шунда мин Лена апаны беренче тапкыр чын-чынлап күрдем. Эшләпәле апа буларак хәтеремә кереп калды ул минем. Һәм тагын – бунтарь апа буларак.

Һәр ике фактка да әзер идем. Эшләпәгә – чөнки эшләпәле фотоларын газета-журналларда күргәнем бар. Бунтарьлыкка... Соң, һәр шигырендә ләбаса ул бунт! Дөнья кануннары, торгынлыгы белән килешмәүчәнлек, үз хакыйкатен расларга омтылу! Алай булмаса, шагыйрь буламыни?! Шагыйрь бит дөньяга аның килешсез якларын, ялгышларын күрсәтер, кычкырып әйтер өчен яратылган! Заманына да, үз-үзенә дә диагноз куяр өчен!

Мине гаҗәпләндергәне – башкасы булды. Лена апага карата кайбер язучыларның мөнәсәбәте. Без, тере язучыларны күрмәгән авыл балалары, аларны илаһи итеп исәпләргә ияләшкәнбез бит, Күк илчеләре итеп. Баксаң, аларның үзара мөнәсәбәтләре күпкә катлаулырак икән. Лена апа сәхнәгә чыгып, сүз алгач та, тирәмдә утырган кайберәүләр арасында чыш-пыш килүләр ишетелгәләде: “Ленаның шул булыр инде... Актриса бит...”

Мин, аптырап, конференциягә озата килгән әниемә борылам: “Актриса?!” Һәм әнием шәрехли: баксаң, Лена апа озак еллар Җыр һәм бию ансамблендә җырчы булып эшләгән икән. Ә мин белми дә идем. Һәм колакта теге таныш юллар инде Лена апаның тавышы белән яңгырый башлый: “Сагышлы, моңлы сазыңның бер кылы булыр идем...”

***

Миңа үз вакытында бик тә ошап калган иде икәвенең чыгышы, үзенә бер кабатланмас стиль, дөньяга караш һәм провокаторлык бар иде аларның икесендә – Лена апада һәм Мөдәррис абый Әгъләмдә. Һәм тагын ул чакта үтә дә кабул итмәгән, күңелемә тигән ачышым хәтердә калган: язучылар арасындагы, ассызыклап әйтәм, татар язучылары арасындагы ир-ат һәм хатын-кызга бүленеш.

Әдәби мохиткә килеп эләккәннән соң миңа еш кына юлыгырга туры килде бу дискриминациягә. “Табигатьтә ата сандугачларның гына сайрарга тиешлеге” мәсьәләсе дә яңгыраштыргалады берзаман Казанның әдәби даирәсендә. Әмма, шөкер, бу мәсьәлә акрынлап үз табигый чишелешен табып килә шикелле. Феминизм тарафдары, хатын-кызларга ир-ат вазифаларын тагу ягын каеручы түгелмен, әмма шигърияттә дә, җәмгыять эшләрендә дә, тормыш-көнкүреш, дөнья йөген тартып бару мәсьәләсендә дә үзен менә дигән осталар буларак күрсәткән үз буыным хатын-кызларын күзәтеп торганнан соң, тагын бер кат сокланмый булдыра алмыйм. Җегетләр үзләре дә моны кабул иттеләр булса кирәк инде. Без бит – яу кырында түгел. Тора-бара кызлар белән алышмыйча, аларны кадерләүрәк йоласын да үзләштерсеннәр иде... “Җидесендә җитмеш төрле уй булган шагыйрь кызларны”...

Ә теге конференциядәге күзәтүләрдән соң, ирексездән күңелемә ике инану киртләнеп калган булган икән. Беренчесе: беркайчан да, әйе, беркайчан да язучыларны җенес буенча аермаска! Икенчесе: үз буыныбыздагыларны, димәк ки, янәшә торып иҗат итүчеләрне – үзе исәндә – бәяли һәм кадерли беләсе иде.

Инану – иман дигән сүз.
Ә иманга тугры булырга кирәк.


***

ИМАН дигәннән, бу төшенчәнең дә ни икәнен минем өчен – әнием, әбиләремнән соң – Лена апа ачып бирде. Әлеге дә баягы сайланма җыентыгында аның үзе язган кереш мәкаләсе бар иде. “Шагыйрь һәм шигырь” дип атала иде ул мәкалә-эссе. Башкаларныкына охшамаган. Бөтенләй икенче. Ул язучының үзенә бер кодексы буларак яңгырады минем өчен. Андагы күпчелек фикерләр үз тормышымның да язылмаган кодексына әверелде. Иман кодексына.

Нәкъ менә Лена апаның шушы кодексы мине сәясәттән дә, төрле фирка-даирәләрдән дә, җәмгыяви лозунглардан да читтәрәк булырга, ҮЗ КЫЙБЛАҢА ТУГРЫ БУЛЫП, ҮЗ ХАКЫЙКАТЕҢӘ ИМАН КИТЕРЕП яшәргә өйрәтте. Ә яңгырашы менә болайрак аның:

“Шагыйрь өчен аерым фиркаларда тору мәҗбүри түгел. Аның төп идеологиясе – ИМАН. Ягъни – Ирек, Мәхәббәт, Акыл, Намус.”

Шагыйрь, гадәттә, үз сүзен шигырь тукымасына төреп җиткерү өчен яратыла. Шигырьне хис белән тәңгәлләштерергә күнеккән безнең укучы. “Ииии, шагыйрьләр хисле була бит инде алар” – дияргә ярата ул. Бу бераз диванагарак караган кебек, мәрхәмәт күрсәткәндәй, өстәнрәк ташланган караш. “Бала бит” дигәндәйрәк. Бер сүзем юк, әйбәт караш бу. Һәрхәлдә, ул яманга китермәскә тиеш дип беләм. Балага кул күтәрмәгән кебек, шагыйрьгә дә кул күтәрергә базмас, мөгаен, андый кеше.

Әмма шуны да онытмаска кирәк: шагыйрьләргә әнә шул балалык хасиятләрен саклап кала алу сәләте белән беррәттән гаҗәеп тирән күрәзәчелек һәм зирәклек тә бирелгән. Лена апа Шагыйрьҗанның “Шагыйрь һәм шигырь” эссесы – шуның ачык мисалы.

Мин бу эссены шигырь теориясенең искиткеч акыллы, фәлсәфи үрнәге дияр идем. Бездә, гадәттә, теория дигәч тә, каяндыр укылган, нигездә, читтән кергән калыпларга үзебезнекен утыртып кую буларак күз алдына китерәләр. Шулай эшләргә тырышлар да. Ә менә Лена апаның “теориясе” – үтә дә үзебезчә. Ул шагыйрьнең дә, шигырьнең дә бөтен психологиясен үзәктән ачып бирергә омтыла. Миңа калса, аны мәктәпләрдәге әдәбият дәресләрендә һәм югары уку йортларында филолог белемен үзләштерүчеләргә, һичшиксез, өйрәтергә кирәк.

Шигырьнең һәм шагыйрьнең кайдан, ничек башланганын тикшерә, бу сукмакның кая илткәнен күзәтә, фаразлар, прогнозлар ясый биредә Лена апа. Рус һәм чит ил әдәбият белемендә инде әллә кайчан иҗат белән кеше психологиясен янәшә куеп өйрәнәләр. “Психология творчества” дигән кануни хезмәтләр дә дөнья күрде аларда.

Сүз уңаеннан, Лена апа гаҗәеп эрудицияле кеше иде. Ул дөнья әдәбиятын бик яхшы белеп, күп кенә шагыйрьләрне тәрҗемә дә итте.

Бездә шагыйрьне һәм шигырьне калыплашкан бер яссылыкта күзаллау өстенлек итә. Һаман. Без үзебезнең шагыйрьләрне дөрес итеп, ыспай итеп күрергә омтылабыз, аларның ИМАН төшенчәсен сәяси, дини, җәмгыяви, милләтчелек идеологиясе белән янәшә куеп караудан уза алмыйбыз.

Вакыт – болардан узарга.

Лена апа Шагыйрьҗанның бу җәһәттән әйткән бик тә гыйбрәтле фикере бар: “Шагыйрь ул культмассовик түгел”.

Әйе, шагыйрь ул моңа кадәр дөньяда яшәгән күзаллаулар офыгын киңәйтүче, кирәк икән, аларны җимереп, кешелекне башка галәмнәргә алып чыгучы. Аның сарайларында да – фасыллар дүртәү генә булмаска мөмкин.

Һәрхәлдә Лена апа сарайларында – алар күбрәк.

Һәм аның сайрайлары да – дүртәү генә түгел.

Калганнарына сәяхәткә сез инде үзегез чыгачаксыз, шулай бит?




НАМУСЫҢА СИНЕҢ ТАЯНАМ

Язгы боз ястык калынлыгы булса да, ышанма.
Мәкаль.


Язгы бозмы, көзге бозмы ул -
намусыңа синең таянам...
Ярылмасмы чатнап ышаныч,
батырмасмы алдап яңадан?

Язмыш ташкыннарын үтәрлек,
ышанырлык ныкмы күперләр?
Таеп түгел, хәтәр алданып,
упкыннарга очты күп ирләр.

Утлар-сулар кичәр юлыңда
һәр басманы үзең салмыйсың...
Тәвәккәлләр китсә артыңнан,
ышанычлы изге җанмы син?!

Хыянәткә әгәр тарысак,
кем коткарыр безне яңадан?
Язгы бозмы, көзге бозмы ул -
намусыңа синең таянам...

НӘКЪ МИНЕМ КҮК

Нәкъ минем күк, беркөн арырсың да,
туктап калырсың да юлыңнан,
мәгънә тапмый сукыр бер тиенлек
бар булганың белән югыңнан,
шаккатырсың...
Бераз читкә чыгып,
куып җиткәннәрен көтәрсең...
Куып җитеп, узып китсәләр дә
китмәс исең... Инде бүтән син...
...Аңа хәтле әле шактый ерак...
Янарсың да әле көярсең...
Ә бер көнне, искә төшереп мине,
"Әйткән иде аны", диярсең...
Нәкъ минем күк, селтәп кулың гына
бар булганың белән югыңа,
акрын гына югалырсың кереп
язган шигырьләрең юлына...
Нәкъ минем күк, җырларыңнан бигрәк,
ул көн җиткәч, Җирне сөярсең...
Үз-үзеңне тыңлап, мине уйлап,
"Әйткән иде аны", диярсең...
Нәкъ минем күк, инде яңага да,
искегә дә исең китмичә,
шул ук фани дөнья җырын җырлап
китәрсең син - барып җитмичә...

БЕРСЕН-БЕРСЕ БЕТЕРЕШСӘ...

Сафлыкны сез сагынырсыз әле...
Кайтып-кайтып эзләрсез, юксынырсыз -
Үзегез үк абынырсыз әле
миһербансыз үле җаныгызга...
Ә мин, борылып та карамыйча,
тиз-тиз атлап,
үтеп китәрменме яныгыздан?..
Берсен-берсе бетерешкән көнне
Ышаныч һәм Ялган -
Кайсы калыр икән каныбызда?!

ДАВЫЛДАН СОҢ

Без давылга юлыкмыйча калдык...
давылдан соң күрдек дөньяны.
Актарылып сынган имәннәрен
куркып карап йөрдек без аның...

Югалышып катып калдык бер мәл,
таянырбыз диеп, кемнәргә...
Давыл үзе безгә кагылмады —
тик афәте төште иңнәргә...

Тормыш — диңгез инде...
Бармы соң ул
дулкыннарның берчак тынганы?..
Нишләтергә белми тордык бер мәл
давылдан соң калган дөньяны...

АП-АК СӨЛГЕ

Ак сөлгемә
керләр кунды,
таплар иңде,
кара сеңде...
Ап-ак иде сөлгем, инде —
кара сөлге,
кара сөлге...
Кара таплар актан көлде
хурлап көлде,
урлап көлде...
Кара таплар белми әле
ап-ак күбек белән җилне.
Җиде юдым, җиде удым,
ак күбеккә керен кудым..
Җиде чайкап җилгә элдем,
Җилфер-җилфер кибә сөлгем.
Ап-ак сөлгем —
минем билгем.
Кояш белән кушылып көлдем...
Аклык кадерен,
сафлык кадерен
Керләр юа-юа белдем...

ТАТАР ШАГЫЙРЕНЕҢ БӘЯСЕ

Имеш, хәзер шигырь яратмыйлар,
Кирәк түгел шигырь, янәсе.
Шигырьнең дә, шагыйрьнең дә, имеш,
Арзанайган, төшкән бәясе.

Рухи инфляция — шигъриятнең
Гаебе түгел юкса, бәласе...
Җыр кадерен белгән затлар кайда
Кемнәр куя шигырь бәясен?

Сүзнең тәмен белми картаючы
Шигырь дегустаторларына
Җавабым шул: төкермәгез әле
Галиҗәнаб шагыйрь җанына!!!

Кем ул «бетерәм дип, башыгызны»,
Киереп тарткан уклы җәясен?
Кол Галидән сора, күпме тора
Татар шагыйренең бәясе?!! —

Кыйммәт тора! Үзе хәтле тора!
Чын шагыйрьнең булмый арзаны.
Кабат бәя биргән Тукаена,
Еллар узгач, Печән базары...

Шул бәһане дөнья базарында
Төшермичә саклый Җәлилләр!
Мең кат көчле усал гайбәтеңнән
Утны-суны кичкән дәлилләр.

Лирик җырлар гына языйм, дисәм,
Булып чыга тагын сәяси...
Саклап калса телен, мәңге төшмәс
Татар шагыйренең бәясе!!!

Луиза Янсуар

//Калеб//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев