Логотип Идель
Ялкын

«КУШАМАТЛЫ САН»

Ярышларда иң соңгы булып килгән чаңгычы, тигез җирдә абынып егылган йөгерүче, үз капкасына гол керткән хоккейчы уңышсызлыкларының сәбәпчесе – майкаларындагы 13 саны.

Спортчылар – үзенә бер төрле күзаллау, яшәү рәвешенә ия булган кешеләр төркеме. Син игътибар да бирмәгән «вак-төякләр» алар өчен зур әһәмияткә ия була ала. Бу бит (ничегрәк аңлатырга?..) лоторея билетын сайлауга тиң. Үзләре чыгыш ясаячак номерны сайлау – принципиаль мәсьәлә. Сүз команда белән уйнала торган спорт төрләре хакында бара, әлбәттә.

Равил Рәхмәтуллин («Зенит-Казан» волейбол командасының пресс-секретаре): Уенчы белән контракт төзегәндә үк аның ничәнче номер астында чыгыш ясавы килешенгән була. Гадәттә, танылган уенчылар командаларын алыштырганда да номерларын үзгәрешсез калдыра. Әгәр ул килгән командада бу номер буш булмаса, компромисс эзләргә туры килә. Яшь уенчыларга гадәттә башка номер алырга тәкъдим ителә.

МИСТИКА?!

Статистик тикшеренүләр үткәрмәсәк тә, спортчылар арасында иң «авторитетсыз» сан 13 булуы күзгә ташлана. Бу сан астында чыгыш ясарга батырчылык итүчеләр күп түгел. Ләкин һәр кагыйдәнең искәрмәсе була (бик күп нәрсәне акларга ярдәм итә торган фраза – А.Б.). Даими рәвештә 13 саны астында чыгыш ясаган уңышлы спортсменнар да бар. Мисал өчен, танылган хоккейчы Павел Дацюк. «Ак Барс» җанатарлары хәтерлидер: ул 13 санын нәкъ менә Казан командасы өчен чыгыш ясаганда алды. Шул вакыттан башлап, һәрвакыт шушы сан астында чыгыш ясый килде. Бүген ул дөнья күләмендә танылган хоккей йолдызы. Бер интервьюсында күпләрне куркыткан сан астында чыгыш ясавы хакында: «13 – минем өчен бәхетле сан. Хатыным белән дә 13ендә таныштым, 13нче номерлы шәһәр транспортында еш йөри идем (трамвай, автобус). Атамасы да ошый миңа – «шайтан дистәсе» («чертова дюжина»). Барлык саннарның да кушаматлары юк бит».

Павел Дацюк сезон алды уеннарында гына 13 санын 24кә алыштырып алды. «Локомотив» хоккей командасы составында фаҗигагә юлыккан дусты Руслан Салей (алар «Детройт» командасында бергә уйнаганнар иде) истәлегенә аның номеры астында чыгыш ясады. Бүген исә хоккейчы (янә «13нче номер»га ия булып) NHL тамашачыларын дәррәү күтәрерлек голлар «иҗат итә».

«Зенит-Казан» волейбол командасы җанатарлары күңеленә 13 саны Клэйтон Стэнли исеме белән кереп калгандыр. Бүген дә ул АКШ җыелма командасы лидерларының берсе, менә дигән уенчы. Аңа да бу сан бәхет китерә төсле. «Ак барс» хоккей командасы өчен узган сезоннарда чыгыш ясаган уенчы Николай Лемтюгов исә 13 санын башкага алыштырды. Сәбәбе бу санның мистик көчкә ия булуы белән бәйлеме икән? Монысы сер булып кала.

«13ТӘН КУРЫКМЫЙБЫЗ!»

Айгөл Хөсәенова (регбилиг буенча спорт мастеры): Безне 13 саны куркытмый. Чөнки без нәкъ менә Регби-13 (бу төре регбилиг дип атала) уенын уйныйбыз. (Регби уен кагыйдәләре һәм катнашучылар саны буенча Регби-7, Регби-9, Регби-13, Регби-15 төрләренә бүленә). Мин үзем 19 саны астында чыгыш ясадым. Без үзебез сайламадык, шулай бүлеп бирделәр. Регбийкадагы (футболка) номерым туган көнемә туры килде. Без финал уеннарының 13е булуыннан да курыкмый идек. Бер генә ырымыбыз бар: әгәр беренче урын өчен булган уен барышында яңгыр ява башласа, беләбез, нәтиҗә һәрвакыт безнең файдага булачак. Яңгырның алдаганы булмады.

Кайбер командалар 13 саны уенчыларга барыбер бәхет китермәячәк дип, бу санны җанатарлар номеры итеп билгелиләр. Мәсәлән, Англиянең «Норвич» һәм «Рединг», Норвегиянең «Брюне» футбол клубларында 13нче номерлы уенчы – һәрвакыт җанатар. «Панатинаикос» грек клубы да командага аеруча тугры булган «Gate 13» фанатлар төркеменең күңелен күрү өчен, 13 санын җанатарларга тапшыра.

Командалы спорт төрләрендә спортчының сайлау мөмкинлеге бар, мәсәлән,  чаңгычылар, тимераякта йөрүчеләр, йөгерүчеләргә язмыш теләсә нинди ярышта 13 санын бүләк итә ала.

Алия Иксанова (чаңгычы, ике тапкыр Универсиада чемпионы): 13нче номер астында чыгыш ясаганым бармы, юкмы икәнен төгәл генә әйтә дә алмыйм, чөнки моңа бөтенләй игътибар иткәнем булмады. Минем өчен 13 – гадәти сан. Бернинди ырымнарга да ышанмыйм, бары Аллаһы Тәгаләгә генә ышанам.

13 саны спортчыга уңыш китерәме, әллә уңышсызлыклармы? Белмим... Ләкин майкаларын бу сан бизәгән спортчыларга, һичшиксез, игътибар зур булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев