Логотип Идель
Ялкын

"ИҖАТ"

Шифа чишмәсе


Авылыбыздан ерак түгел


Шифа чишмәсе ага.


Риваятьләргә салынган


Аннан алынган дәва.


Килә монда татар, башкорт,


Руслар, чуваш, марилар.


Көмеш тәңкәләрен салып,


Шифа, дәва сорыйлар.


Һәр милләте – матур бизәк,


Гөлбакча күк илемдә.


Чишмәнең суы шифалы,


Эчкәч сиздем үзем дә.


Бу чишмәнең чиста суы


Дәвалый бик күпләрне.


Табигать һәйкәле бит ул,


Саклыйк аны, чүпләмик.


Илдан Хөрмәев.


Мөслим районы Тат. Бүләр мәктәбе.



Сукмагым


Мәктәп юллары  бормалы,


Сукмаклары су буйлап.


Көн дә укырга барабыз


“5”ле алырга уйлап.


Юлларым илтә мәктәпкә


Каен урманын урап.


Кулга каләмне аламын,


Китапны алам зурлап.


“5”легә генә укырга


Өйрәтә әти-әни.


Үзе укытучы булган


Минем яраткан әби.



Куян


Таудан төшәм, җилләр улый,


Җил сызгыра колакка.


Соры куян кереп китте


Якындагы куакка.



Иртәнге кояш


Иртә торам, уянам мин


Таңнан ук, кояш белән.


Кояш нурлары иркәли,


Шуңа кушылып көләм.


Мин мәктәпкә юнәлгәндә,


Кояш та калмый миннән.


Матур булып күреним дип,


Алсу күлмәген кигән.


Дәрескә керәм ашыгып,


Кояш кала көнләшеп.


Көлеп карый тәрәзәдән,


Мине урамга дәшеп.


Гөлназ Шәйдуллина,


Мөслим районы Мари Бүләр мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев