Логотип Идель
Ялкын

ЧИСТАЛЫК - ЯРТЫ ИМАНДЫР

Ислам дине чисталыкка, мөселман кешесенең тышкы һәм эчке сафлыгына һәрвакыт игътибарлы булган. Шәхси гигиена мәсьәләсе дә мөселманнар өчен бик әһәмиятле. Аның шундый зур мәгънәгә ия булуы гыйбадәт үзенчәлекләреннән үк килә: мөселманнар намаз кылыр өчен дә, Коръән укыр өчен дә әүвәл тәһарәт алырга, ягъни тышкы чисталыкларын тәэмин итәргә тиешләр.

Йокы алдыннан юыну процедураларының файдалы һәм кирәкле булуын барыбыз да белә, ә бит аның кирәклеге турында хәдисләрдә үк әйтелә. Бу – Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сөннәте, аны башкару саваплы була. Шул ук вакытта без аермачык рәвештә сәламәтлегебезне дә ныгытабыз, нерв системасын яхшыртабыз, йокыбызның яхшы һәм файдалы итәбез. Бу шундый бер генә мисал. Диндә кабул ителгән тәһарәтләнү һәм госел коенудан торган пакьлану-чистарыну тәртипләре гасырлар дәвамында мөселманнарның шәхси гигиенасын тәэмин иткән, аларны авырулардан саклаган. Хәтта тешләрнең дә сәламәтлеген дин кайгырта, чөнки тешне мисвәк (махсус агач тамыры) белән чистарту – сөннәт гамәл. Бүгенгесе көндә мисвәкне теш щеткалары алыштыра.
«Хакыйкатьтә, Аллаһ тәүбә итүчеләрне һәм чистарынучыларны яратадыр» («Бәкараһ» сүрәсе, 222 аять)

Хәзерге заман ир-атларының гигиена тәртипләре хушбуй һәм дезодорант кебек әйберләр куллануны да үз эченә ала. Бердән, шуны искәртик: мөселман ир-атына хушбуй сөртергә, кыскасы, үзеннән хуш ис килүен тәэмин итәргә ярый һәм кирәк тә. Җомга көннәрендә исә бу бөтенләй, сөннәт гамәл. Пәйгамбәребез (с.г.в.) – кешелек өчен төп үрнәк булган шәхес – матур киенү һәм хуш ис килеп торуны хуплаган.

Ләкин бер җитди сорау туарга мөмкин. Кайбер парфюмериядә һәм дезодорантларда спирт бар. Спирт исә хәрәм эчемлек һәм нәҗес (пычрак) дип санала. Андый парфюмны кулланырга ярыймы соң?

Гомумән алганда, жавап мондый: ярый. Спиртлы одеколоннар һәм хушбуйлар хәрәм түгел, чөнки алар исерү, акылны томалау өчен кулланылмый, аларның максаты – исләрне юк итү, кешене чиста тоту. Одеколондагы спирт тәнгә тисә дә, аның микъдары бик аз була, өстәвенә, ул бик тиз арада һавада таркала. Шампуньнар һәм кремнар кебек әйберләрдә булган спирт та тыелмый.

Ләкин! Бер киңәш бар. Намаз укыр алдыннан спиртлы одеколоннарны һәм хушбуйларны кулланмау яхшырак. Кулланган очракта бераз көтеп тору яхшырак булыр.

Әгәр дә сезне барыбер шик биләп алса һәм сез спиртлы парфюмерияне кулланырга һич тә теләмәсәгез – кулланмагыз. Шикләнгән гамәлдән читтә булу дөресрәк. Ахыр чиктә, бүгенгесе көндә спиртсыз гигиена һәм бизәнү чаралары да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев