Логотип Идель
Укучылар яза

КАЗАН «АДЫМНАР» МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫ

Казан «Адымнар» мәктәбе укучылары иҗаты белән танышыйк. Ә журналның 2021нче елның гыйнвар санында аларга анализ белән танышып булачак. 

Табигать гүзәллеге

Табигать – кеше кебек:

Бертөрле була алмый.

Җәй көне ул елмая,

Шатлыкка бата, чума!

Көз җитсә – моңсулана,

Үз уйларына китә,

Үпкәли һәм сагына, -

Җәйне искә төшерә...

Салкын кышкы көннәрдә –

Тынычлана, чистара.

Ә инде язлар җиткәч –

Уяна, хыяллана!

 

Көчегем

Салкын көннәр...

Соры кием...

Күңел катып, тынып кала.

Ләкин өйдә мине шатлык,

Җылы “кояш” көтеп тора.

Һәр көн саен ул озата,

Һәр кич безне көтеп ала...

Бездән бернәрсә сорамый,-

Безне болай ул ярата.

 

Очрашу

Кичә, көндез, кибеттән кайтканда

Нәни бер көчек килде яныма.

Өмет белән күземә карады,

Мин аңладым – ашарга сорады.

Көчек көтә. Салкын. Нишлим инде?

Ә! Рюкзагымда печенье бар иде!

Көчек бу сыйны тиз ялт иттерде

Койрыгын болгап ул “рәхмәт” әйтте.

Зиннатуллина Сабина,

ГАОУ «Адымнар -Казан” мәктәбенең

7нче сыйныф укучысы.

Җитәкчесе: Газыймова И.И

 

Һәр вакытның – үз төсе

 

Табигатьнең һәр фасылы,

Һәр вакыты күңелле!

Һәрберсенең үз шатлыгы,

Үз төсе бар түгелме?!

Мин яратам сары төсне,

Сары төс ул - көз төсе!

Күңелгә рәхәтлек бирә

Алтын яфраклар исе!

Мин яратам ап-ак кышны,

Кышның җем-җем карларын.

Аяк асты шыгыр-шыгыр

Килә торган чакларын!

Язның хуш исле бөресен,

Тамчыларын үз итәм,

Зәңгәрсу умырзаясын

Әнигә бүләк итәм!

Җәйнең алсу, кызыл, зәңгәр

Чәчәкләрен яратам!

Җәй җиткәчтен, бик сагынып,

Әби-бабайга кайтам!

Алиуллина Диләрә, 4сыйныф укучысы

Казан шәһәре, «Адымнар» мәктәбе

Укытучысы: Билалова Гөлшан Илшат кызы

 

Бозда шуган чакта

 

Тимераякта шуганда,

Сак һәм уяу булыгыз!

Авыртмасын, таеп китеп,

Ялгыш аяк-кулыгыз!

 

Башта ныклап өйрәнегез

Тәҗрибәне туплагыз,

Ныклап өйрәнеп бетмичә,

Ашыкмагыз, чапмагыз!

 

Остаргач та саклануны

Онытмыйча шуыгыз!

Көчле-батыр, иң мөһиме:

Сау-сәламәт булыгыз!

 

Минсафина Алия, 4 сыйныф укучысы

Казан шәһәре, «Адымнар» мәктәбе

Укытучысы: Билалова Гөлшан Илшат кызы

Үзгәрешләр

 

Көз үтә, кыш җитә

Елдан ел шулай була.

Яратам мин үзгәрешне,

Бу кызыклы күренешне.

Өстебезне алмашабыз,

Башка бүрек, тун киябез.

Тиздән ап-ак кар явыр,

Тиздән Яңа ел булыр!

Казан шәһәре, “Адымнар” комплексы,

3”А” сыйныф укучысы Гайнутдинова Далия

Җитәкчесе: Галиева Алсу Мансуровна,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев