Логотип Идель
Укучылар яза

Барлык һөнәрләр дә яхшы, ә кем булырга?

Җир йөзендә нинди генә һөнәрләр юк: пешекче, хисапчы, табиб, китапханәче, тәрбияче, укытучы, рәссам һәм башкалар. Шулай да, күпчелек яшьләр һаман юрист, менеджер, икътисадчы белгечлекләренә тартылалар. Укуын тәмамлаганнан соң, кызганычка каршы, күбесе эш таба алмый. Ә менә эшче һөнәрләргә исә ихтыяҗ беркайчан да кимеми. Киресенчә, пешекче, тегүче, эретеп ябыштыручы, слесарь, электрик, авыл хуҗалыгы белгечләренә бүгенге көндә сорау аеруча зур. Эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү, яшьләрдә аларга карата кызыксыну уяту, яңа технологияләрне үзләштерү, предприятияләр өчен таләп ителгән һөнәрләрне үстерү – болар барысы да бүгенге көндә заман таләбе булып тора. Шуңа күрә, 2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде.

Арча район балалар китапханәсендә уздырылган «Барлык һөнәрләр дә яхшы, барлык һөнәрләр кирәк» дип исемләнгән чара да Эшче һөнәрләр елы ачылуга багышланган иде. Анда Арчаның 1нче номерлы урта мәктәбенең 5 “А” сыйныфы укучылары катнашты. Алар эшче һөнәрләр турында бик күп яңа һәм файдалы мәгълүмат белделәр, күңелле уеннарда, конкурсларда катнаштылар.



Шулай ук, алар өчен татар халкының милли баш киемнәре – калфак һәм түбәтәй тегү остасы Гөлгенә Хәсәнова һәм агач буенча кисеп эшләү остасы Нияз Миңнемуллин белән очрашу да оештырылды. Гөлгенә Гарифулловна кызларга үзе теккән һәм чиккән мәрҗәнле калфаклар, түбәтәйләр, бизәкле күкрәкчәләр күрсәтте,  аларны эшләү тәртибен аңлатты. Кызлар бик кызыксынып, Гөлгенә апаларыннан тегү һәм чигү серләрен сораштылар. Ә малайлар өчен Нияз Рәшитович агач буенча кисеп эшләгән төрле сыннар, кашыклар, аш-су эшләрендә куллана торган такталар, тартмачыклар тәкъдим итте. Боларның барысын да балалар ясаган әйберләр икәнлеген белгәч, малайлар агачтан кисеп эшләү түгәрәгенә язылырга теләкләрен белдерделәр. Үз эшләренең остасы булган кешеләр белән очрашу укучылар өчен кызыклы һәм файдалы булды.

Эш кешегә яшәү өчен акча гына биреп калмый, ул аның тормышын кызыклырак итә, аның сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирә. Бу, әлбәттә, эшеңне яратып эшләгән очракта гына була. Шуңа күрә, һөнәр сайлаганда үз мөмкинлекләреңне, сәләтеңне, кызыксынучанлыкны һәм һөнәрнең тормышта кирәкле булуын исәптә тотарга кирәк.

 

Гөлназ Рамил кызы Шакирҗанова,
Арча Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Район балалар китапханәсе китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев