Логотип Идель
Татарстаным бар!

"СТАРТУМ" СТАРТ АЛА!

Билгеле булганча, бүген дөньякүләм аренада табигый фәннәр олимпиадаларыннан иң югары күрсәткечкә Кытай укучылары ия. Моның сере нидә дисезме? Кытай һәм Бөекбритания укучыларына белем биргән тәҗрибәле укытучы Джун Янг-Вильямс фикеренчә, моның бар сере махсус укыту методикасында.

Бу хакта иркенләп "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында, "СтартУм" мәктәбенә нигез салучы, "АйЭмСи" компанияләре төркеме иясе Ильяс Вәлиуллин һәм шул ук "АйЭмСи"ның башкарма директоры Марат Алимов белән берлектә сөйләштек.

Беренче эш итеп Джун Янг-Вильямс белем бирү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Кытай укытучысы Бөекбританиягә ничек барып чыккан дисезме? Баксаң, бирегә ул укытучылар алмашуның махсус программасы буенча килгән.

Бөекбританиягә килгәч җиңел булмады. Әлеге ике илнең мәдәнияте нык аерыла. Кытай мәктәпләрендә дисциплина хөкем сөрә, балалар олы кешеләргә, укытучыларга бигрәк тә зур хөрмәт һәм ихтирам белән карарга тиешләр. Миңа хөрмәт җиңел бирелмәде, аны башта яулап алырга туры килде.

КЫЗЫКЛЫ ФАКТ: Кытайда әти-әнисе җыештыручы булып эшләүче балаларның белем дәрәҗәсе Бөекбританияле юрист баласыныкыннан югарырак.

Джун Янг-Вильямс дәреслекләрнең бер, укыту методикаларының төрле булуын искәртте. Бөекбритания һәм Кытай укучылары тест эшләп карагач, Кытай системсасы күпкә нәтиҗәлерәк дигән карар кабул ителгән.

Ахыргача кем җиңгәнен белмәдек. Шуннан соң бу программа чын мәгънәсендә хитка әверелде. Бүген мин аны сезгә — Казанлыларпга да тәкъдим итәргә әзермен, - ди мөхтәрәм укытучы Янг-Вильямс.


Әлеге укыту системасын беренчеләрдән булып Халыкара "СтартУм" өстәмә белем бирү мәктәбе сынап караячак.

КЫЗЫКЛЫ ФАКТ: Ильяс Вәлиуллин белдергәнчә, 3 елдан "СтартУм"ның Россия буйлап 300-дән артык үзәге һәм 75 мең чыгарылыш укучысы булачак.

Заманында без "Электрон көндәлек"не уйлап табып, Президентыбыз Рөстәм Нургали улына тәкъдим иткән идек. Шуннан соң ул Татарстан Республикасы мәктәпләрендә кулланышка керде. Кызым туганнан соң балама сыйфатлы белем бирү турында ныклап уйлана башладым. 10-нан артык иң уңышлы белем бирү системаларын өйрәнгәч, Казанлылар өчен 5 курс (робототехника, ИТ-технологияләр, тиз уку, программалаштыру һәм финанслау) төзедек. Төп шарт: әлеге курсларның нәтиҗәлелеге сүздә генә түгел, гамәлләрдә дә булсын. Бүгенге көндә бакчаларда, мәктәпләрдә бирелә торган мәгариф системасы озак яңартыла, бу процесс тиз була да алмый. Шуңа да өстәмә белем бирү курслары ярдәмгә килсә ситуация уңайланыр дип саныйм.


КЫЗЫКЛЫ ФАКТ: Бүгенге көндә Кытай дәреслекләрен сатып алу өчен 41 млн фунт тотылган.

"СтартУм" мәктәбендә белем алучыга махсус "Укучы кирәк-яраклары" портфеле бирелә. Биредә бала үзлектән генә түгел, командада да эшләргә өйрәнә. Кытай теле бүгенге көндә бик актуальләште, аны "СтартУм"да өйрәтәсебез килә, бу мәсьәләне якын киләчәктә хәл итәргә тырышабыз. Татар телен өйрәтүгә дә каршы килмәс идек. Бәяләргә килгәндә айлык курс 3000 тирәсе торачак, - дип белдерде Марат Алимов.

КЫЗЫКЛЫ ФАКТ: "Укучы кирәк-яраклары" портфелендә 3D-принтерга кадәр булачак. "Робототехника" курсларына йөрүче бала үзе ясаган роботны шул принтер аша чыгара алачак.


"СтартУм" өстәмә белем бирү мәктәбенең махсус үзәкләре сынап карау өчен АКШ һәм Латвия шәһәрләрендә дә ачылган. Әлеге дә баягы Кытай мәгариф системасы биредә ничек үзләштерелер, шуны ачыклау өчен кирәк бу. Ә безгә уңышлар гына теләргә кала. Киләсе буын — генийлар буыны булырга тиеш, боерган булса.

Илүзә ГАЙНЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев