Логотип Идель
Татарстаным бар!

«ШОРЫКЙОЛ»: САРЫК АЯГЫН ТАРТАБЫЗМЫ?

Дәртле биюләр, туган телдә җырлар һәм традицион күчтәнәчләр белән тулы мул өстәл. Татарстан марилары 14 гыйнвар көнне Халыклар Дуслыгы йортында үзләрнең Яңа елларын – «Шорыкйол» милли бәйрәмнәрен уздырдылар.

«Шорыкйол» мари теленнән «Сарык аягы» дип тәрҗемә ителә икән. Бәйрәмгә мондый исем юктан гына бирелмәгән. Аның нигезенә елның һәм гаиләнең муллыгын билгели торган бик мөһим гореф-гадәт салынган. Мари кызлары бергә җыелып, авыл буйлап йөриләр һәм, караңгыда сарайларга кереп, сарыкларны аяклардан тоталар. «Бу йола байлык, муллык һәм киләсе елда сарык башын күбәюен вәгъдә итә», – дип билгеләп үтте мари милли-мәдәни автономиясе идарә әгъзасы һәм Казанның күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укытучысы Татьяна Ибатиева.

Бәйрәм мари милли-мәдәни автономиясенең җитәкчесе Людмила Мусихинаның сәламләү сүзе белән башланды. Ул кунакларга "Шорыкйол" турында сөйләде, шулай ук үзенең балачак хисләрен дә искә алып китте. Бәйрәмгә килгән һәркем бер мизгелгә генә булса мари гаиләсенә кунакка эләккән кебек булды. Хатын-кызлар табын әзерләде, ир-атлар музыка уен коралларында уйнады, кунакларга халык җырларын һәм биюләрен тәкъдим иттеләр. Кунаклар да бу актерлар белән бергә күңел ачтылар, җырладылар һәм балалар белән бергә биергә чыктылар. Болар барысы да төп геройларны каршы алу белән алмашты.

Татарларда Кыш Бабай сыман, мариларда шундый ук тылсым иясе бар – ирле-хатынлы Васли Кугыза һәм Васли Кува. Алар һәр йортка кереп кешеләрнең еллык казанышларын карап чыга: хуҗа ничә чабата үргән, хатыны нинди кием-салым теккән, өй эшләре эшләгәнме, балалар мәктәптә нинди билгеләргә укыган – берсе дә Васли Кугыза һәм Васли Кува күз уңыннан читтә калмый. Хуҗалар ел дәверендә начар эшләсәләр, кунаклар аларны сүгәләр. Бу йола махсус рәвештә мариларда эшкә мәхәббәт тудыру өчен ясала.

Шулай ук «тылсымчылар» үз чиратында халык сорауларына җавап бирәләр. Алар киләчәк елда уңыш нинди булыр икән дип кызыксыналар, чөнки һәр халык өчен иң мөһиме – өстәлдә икмәк булуы.

Туган җирдән еракта яшәп тә милләтенә карата мәхәббәтен югалтмау, үз тамырларын кадерләп саклау һәм үстерү мариларда аеруча нык сизелә.

Чарада төп катнашучылар, әлбәттә, балалар булды. Әти-әниләр әйтүенчә, бу бәйрәм олылардан бигрәк, сабыйлар өчен бик мөһим икән. Һәр гаилә баласын милләтенең гореф-гадәтлере белән таныштыру һәм саклап калу өчен махсус монда килә.

«Шорыкйол»ны милли киемнәрдән каршыларга кирәк икән. Мариларда киемнәрне аеруча кадерләп саклыйлар һәм буыннан-буынга гаиләнең иң мөһим ядькәре итеп тапшыралар.

Мари милли-мәдәни автономиясе идарә әгъзасы Наталья Кукушкина бәйрәмгә биш айлык кызы белән килгән, сабыйны да милли чигү белән бизәлгән киемгә киендергән. «Без буыннан-буынга күчә торган костюмнарны кидек. Минем өстемдә булган костюмны әбием текте, барысы да кулдан ясалган. Һәрбер бизәк үз мәгънәсенә ия: бизәкләр кием хуҗасының кайсы өйдән, авылдан, гаиләдән булуын билгели», – дип сөйләде Наталья ханым.





Бәйрәмгә килгән һәр баланы татлы күчтәнәчләр белән сыйладылар. «Шорыкйол пукш» — татлы камырдан ясалган чикләвек. Бу ризык – бәйрәм көннәрендә генә түгел, һәрвакыт табын түрендә.

Алинә Сысоева
Ринат Нәҗметдинов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев