Логотип Идель
Татарстаным бар!

КАЗАН - СОЧИГА БАРА!

Чөнки Олимпиада шәһәрендә 14-22 октябрьдә XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале уза. Татарстан делегациясен кемнәр тәкъдим итә соң?

Белгәнеңчә, фестиваль 19нчы тапкыр уздырыла. Быелгысын да санасак, Россиядә 3нче тапкыр үтәчәк. Студентлар һәм яшьләрне берләштерә торган гына чара түгел бу, белем, тәҗрибә, мәдәни багланышлар белән бүлешү мәйданы да әле ул.

Татарстан делегациясе узган ялларда шушы фестивальгә чын-чынлап әзерләнә башлады. «Байтик» лагерендә үткән укуларда лекторлар да чыгыш ясады. Команда оештыруга юнәлгән, мәдәниятара багланышлар буенча да күп кенә тренинглар узды.

Фән яратучылар да бара!




Сочига Динара Фәйсханова да барырга җыена. «Фән киләчәге һәм глобаль белем алу» мәйданчыгында катнаша ул. Быел Динара КФУның молекуляр биология һәм биохимия юнәлеше буенча магистратураны тәмамлаган.

– Фестиваль дискуссион мәйданчыклар форматында уза. Үзең дә кечкенә чыгышлар ясый аласың. Әмма бу проектлар конкурсы түгел. Татарстанны да һәрвакыттагыча бары тик яхшы яктан гына күрсәтербез, дип ышанам. Бездән иң мөһиме – Татарстанның, студентларыбызның мөмкинлекләре турында сөйләү. Дискуссия мәйданчыкларында республикабыздагы яшьләр өчен төрле программалар, проектлар турында сөйләргә дә җыенабыз, – дип аңлатты «Ялкын»га Татарстан делегаты, «Ел интеллекты-2015» исемен алган Динара.

Волонтерларның яшьләре дә, «көмеш»ләре дә!


Республикабыз делегациясе составында катнашучы волонтерлар да шактый. Алар арасында әбиле-кызлы волонтерлар да бар. Бриллиант Сәлахова – «көмеш» волонтер.

– Мин – пенсиядә, өйдә утырам. Тик нәрсә беләндер шөгыльләнәсем, кешеләргә булышасым килә. Яшәү тагын да күңеллерәк булсын өчен, волонтер булырга уйладым. Бу ирекле булышучылар турында ишетеп кенә белмим. Дус-ишләрем арасында да волонтерлар бар, оныгым да – волонтер. Әнә бит, 90 яшьлек кешеләр дә нәрсә белән булса шөгыльләнә. Минем дә үземнең мөмкинлекләремне сынап карыйсым килә. Дөресен генә әйткәндә, волонтер булырга оныгым әйдәде. «Дәү әни, волонтер булырга телисеңме?» дип сорагач, кушылмыйча булдыра алмадым, – ди Бриллиант апа.



Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале моңа кадәр Россиядә ике тапкыр уза. 1957 елда Бриллиант апага – 4, 1985 елда 33 яшь була. Ул вакытта аның күңеленә бу чара уелып кала инде. «Көмеш» волонтер инде укуда да булып кайткан. Хәзерге яшьләрне, гадәттә, сүгәргә яратсалар да, Бриллиант апа, киресенчә, яшьләрнең акыллы, белемле булуын, үсешкә омтылганын күрә. Олыларга карата булган хөрмәт хисләренең югары булуына да сөенә.

Бриллиант апаның оныгы Аделя Насыйпова 2015 елдан башлап, волонтерлык эшенчә чумган. Шушы эше белән үзенең башкаларга кирәкле булуын да тоя. Конфедерацияләр кубогы вакытында, Бөтенроссия робототехника олимпиадасында да башкаларга булыша.

Без дә чын күңелдән Татарстан яшьләренең безнең республика данын шәп итеп яклап чыгар, дип ышанабыз. Ә республикабызны фестивальдә 200 яшь кеше тәкъдим итәчәк. Фестивальдә катнашу өчен гариза кабул итү кампаниясе инде апрельдә үк тәмамланган. Татарстан гаризалар саны буенча – лидерлар рәтендә. Сочига эләгер өчен бездән бер урынга 14 кеше ярышкан.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев