Логотип Идель
Татарстаным бар!

ЕЛ КАҺАРМАННАРЫ

Сәлам, спорт сөюче дусларым! Гадәттә, ел ахыры – барлык өлкәдә дә нәтиҗәләр ясый торган чор. Татарстан спорты да мондый традициядән читтә калмый – 18 декабрь көнне башкалабызда чираттагы “Ел спортчысы” премиясе белән бүләкләү тантанасы узды.

Башкаладан башлыйк та. Казан спорт эше куелышы буенча Татарстанның иң кәттә шәһәре, дип танылды. Ә моның шулай булачагына шикләр булдымы икән? Узып баручы ел дәвамында гына да Казан иң югары дөнья стандартларына туры китерерлек итеп суга сикерү буенча ФИНА Дөнья сериясенең бер этабын, суга сикерү буенча Россия чемпионатын, Конфедерацияләр Кубогы уеннарын, волонтерлар һәм спорт эшлеклеләре форумнарын, хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Европа чемпионаты этабын, III Бөтенроссия пляж уеннарын, һава узышы буенча Red Bull Air Race дөнья чемпионаты этабын, пляж волейболының 18 яшькәчә уенчылар өчен Европа берлеген, ушу буенча Дөнья чемпионатын, 25 м лы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионатын, Мастерс категориясендә XXIV ачык Россия кубогын, Александр Попов кубогын һ.б.ларны үткәрде. Хәтта премияне тапшыру тантанасының көнен сайлау өчен дә оештыручыларга кул чабасы гына кала. 17 декабрь көнне Россиянең халыкара бердәнбер суперклубы Казанның “Зенит” волейбол командасы бердәнбер әле отылмыйча калган титул – клублар арасындагы дөнья чемпионы дәрәҗәсен яулады. Шулай итеп, “Зенит” бер календар ел эчендә генә 5 титулны үз кулына төшерде. Хәзер рәсми рәвештә әйтергә була – дөньяда Казан командасыннан да көчле команда юк. Татарстан спортының чын бәйрәм көне бит бу!

Башка номинацияләрдә җиңүчеләр:


- “Татарстан муниципаль берәмлекләрендә массачыл физкультура һәм спорт” номинациясенең төрле аспектларында Казаннан кала Әлмәт, Алексеевск, Саба районнарын һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын билгеләп үттеләр.

- “Иң яхшы спорт иҗтимагый оешмалары” номинациясендә ТР “Динамо” ФСО, Татарстанның автоспорт федерациясе, Татарстан буенча Россиянең сугыш сәнгате союзы филиалы, шулай ТРның волейбол, хоккей һәм футбол федерацияләре җиңүче, дип танылды. Моннан тыш үз бүләген олимпия спорт төрләре арасында җиңү яулаган ТРның стенд һәм пулялы ату, йөзү, чаңгыда шуу һәм биатлон федерацияләре алды.

- “Спортка тугрылыгы һәм озак еллар хезмәте” номинациясендә һичшиксез лидер – легендар автоузышчы, хәзерге вакытта “КАМАЗ-Мастер” командасы җитәкчесе Владимир Чагин.

- Спорт уңышларының “Стабильлеге, осталыгы һәм күпъеллыгы” номинациясендә үз төрендә Россиянең алыштыргысыз диярлек чемпионы “Динамо-Казан” чирәм хоккее клубын билгеләп үттеләр.

- “Спорт ММЧ” номинациясендә быелгы җиңүче – “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

- “Ел спортчылары-2017” – велоузышчы Илнур Закарин һәм фигуралы шуучы Евгения Тарасова.

- “Ел остазлары-2017” – легендар Светлана Демина һәм Илнур Закаринның шәхси тренеры Гөмәр Нуруллин.

- “Ел лидеры-2017” – волейболчы Максим Михайлов һәм йөзүче Александр Красных.

- Һәм, ниһаять, “ТРның ел командасы-2017” – дөньяның иң күп титуллы командаларның берсе, башкалабызның “Зенит” волейбол клубы. Афәрин, егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев