Логотип Идель
ШӘХЕС

БАЛЕТМЫ? ХОККЕЙМЫ?

Алдан ук кисәтеп куям: әлеге язма балет биюче егет һәм хоккей уйнаучы кыз турында булуы белән кызыклы. Әйе, дөрес. Юк, берни дә бутамыйм. Наил Салеев Казан хореография училищесында укый, балет бии, ә Лия Коган "Форвард" хоккей командасында уйный. Чөнки бүгенге заманда егет кешегә генә түгел, кыз кешегә дә 70 төрле һөнәр дә аз. Әлеге уңышлы яшьләрнең уңыш серләре бармы әллә? Үзләреннән сорадык әле.
Исеме: Лия Коган
Туган көне: 18 август, 2001 ел
Җиңүләре:
- Ике тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы
- Егетләр арасында узган "Золотая шайба" турниры җиңүчесе
- "Форвард" (кызлар җыелмасы), "Орион" (егетләр җелмасы) командалары хоккейчысы



- Лия, хоккейга мәхәббәтен кайчан уянды? Аны кыз балада кем уятты?

- Кече яшьтән әлеге спорт төренә гашыйк булсам да, ныклап торып 12 яшьтә кызыксына башладым. Минем абыем - профессиональ хоккейчы. Аның уеннарына йөреп үстем. Балачагымда мине хоккейчы дусларының карап, күз-колак булып, уйнап утырганнарын да хәтерлим. Әти-әнием кыз кешегә хоккей килешмәс дип, 5 яшемдә фигуралы шуу дәресләренә йөртә башлады. Сикерүле күнегү ясаганда травма алгач, аны калдырырга туры килде. Тик күңелемдә хоккейга, бозга булган мәхәббәт сүнмәде. 11 яшемдә Казанда хоккей уйнаучы кызлар командасы барлыгын белдем. Бер ел дәвамында әти-әниемнән ялынып сораганнан соң, ниһаять, рөхсәт алдым! Шуннан бирле яраткан шөгылемнән аерылганым юк.

- Беренче тапкыр бозга аяк басканыңны хәтереңә төшер әле.

- Кырыйдан бәлки кызык булгандыр бу күренеш, ә миңа бик авыртты. Фигуралы шуудан соң хоккейга килгәч, тимераякка яңадан басарга өйрәндем диярлек: чөнки фигуралы шууның тимераяклары хоккейныкыннан нык аерыла. Әле беренче уенымны да хәтерлим! Җиңгән идек! Ә иң хәтердә калган мизгел — егетләр белән бер командада уйнаганда беренче керткән голым. Ул вакытта кичергән бәхет хисләре әйтеп-бетергесез!

- Егетләр белән бер командада?!

- Әйе, егетләр белән бергәләшеп мәктәбебез данын яклыйбыз. 3 ел дәвамында "Ак бүре" спорт мәктәбендә шөгыльләндек. 3 ел буе мин —капитан! Алар арасында зур дәрәҗә казанмасам да, үземне тыңларга мәҗбүр итә идем. Шунысын төгәл әйтә алам — кызлар белән җиңелрәк (көлә). Тик егетләр үсәргә өйрәтә. Алар артыннан тартыласың, калышмаска тырышасың. Егетләр ярдәмендә мин күп нәрсәгә өйрәндем.

- Команданың уңышы нидән гыйбарәт?

- Дисциплинадан. Бу - иң мөһиме. Әлбәттә, бер-береңне хөрмәт итү, дәресләрне ярату да кирәк. Тренер кырысрак булган саен әйбәтрәк. Укытучыны тыңлый, аңардан өйрәнә белү — уңышның нигезе.

- Үзебезнең "Ак Барс" өчен җанатасыңмы?

- Җанатам, билгеле. Балачактан ук. "Ак Барс - Локомотив" уенында, муенга фанат шарфы салган килеш төшкән фотосурәтемне әле дә саклыйм. Владимир Ткачев, Альберт Яруллин, Джастин Азеведо - минем яраткан хоккейчыларым. Тик минем кумирым булып, һәрвакыттагыча, абыем кала.

- Чемпион булу өчен ни кирәк?

- Шөгыльләнергә. Һәм уку турында онытмаска.

- Аңа вакыт каламы соң?

- Барысына да өлгерергә тырышам инде. Вакытыңны бүлә белергә кирәк. Дәресләрне автобуста барганда әзерләгән чаклар да бар.

- Хоккейчы кыз үскәч кем булырга тели?

- Ой, әлегә белмим. Психолог, бәлки, логопед. Яисә спорт менеджменты өлкәсендә дә эшли алыр идем.




Исеме: Наил Салеев
Туган көне: 16 июнь, 1999 ел
Уңышлары:
- "Белоснежка и 7 гномов" спектакле, куян
- "Щелкунчик", Дроссельмейр, король
- "Морозко" әкияте, Иван, Артамон



- Наил, Казан хореография училищесында уку авырмы?

- Җиңел түгел. 5 яшемдә "Юлдаш" бию студиясендә бии башлаган идем, чыгышым вакытында укытучы күреп алып Казан хореография училищесына укырга керергә тәкъдим итте. Ул вакытта миңа 10 яшь иде. Бүген уку йортым минем өчен икенче өем кебек. Биредә мине, беренче чиратта, дисциплинага өйрәттеләр, үз-үземә ышаныч тәрбияләделәр. Училищеда уку түгел, аерылышу авыррак булыр.

- Беренче тапкыр сәхнәгә чыккан мизгелне безгә дә сөйлә әле.

- Оо, ул хәтердә мәңгегә калыр инде. "Белоснежка и 7 гномов" Яңа ел спектакле иде ул. Мин куян ролен уйнадым (елмая). Бик дулкынландым! Ә беренче тапкыр балет залына кергәч шундый җиңел булыр сыман иде (көлә). Еллар узгач кына балетның авыр хезмәт икәнен аңлыйсың икән ул.

- Күрәм, бүгенге көндә әлеге бию сәнгате синең тормышыңда төп урынны алып тора.

- Дөрес. Дәресләр көн саен, көндәлек булган эш тормыш рәвешенә әверелә. Балет сәнгатендә репетицияләр бик авыр шул. Алда ни көтәсен чамалый белергә, үз партияңне әйбәтләп ятларга кирәк. Бу эш — синең тулы көнеңне алырга мөмкин. Ә икенче көнне ял итәргә вакыт юк, син тагын шөгыльләнергә тиешсең! Болар барысы да чыдамлык тәрбияли.

- Бу өлкәдә кумирларың бармы?

- Чит ил артистларын да, Рәсәйнекеләрен дә күзәтеп барам. Тик, минемчә, татар опера һәм балет театры артистларына тиңнәр юк! Алардан һәрдаим үрнәк алам. Шулай ук укытучыларым да минем өчен кумир булып тора. Аларның тәҗрибәсе гаять зур. Балетта кечкенә хата булмый. Шуңа да укытучыны тыңлый белергә кирәк. Ә ул кырыс булырга тиеш. Дисциплинага өйрәтүче кеше йомшак була алмый.

- Биегәндә хәрәкәтеңне онытсаң нишләргә?

- Бу - бик начар. Әзрәк импровизация ясарга кала инде (елмая).

- Сәхнәгә чыгар алдыннан дулкынлануны җиңү өчен нишлисең?

- Дулкынланусыз булмый шул. Үз чыгышыңны көтеп торганда үзеннән-үзе йөрәк тибеше ешая (көлә). Тик ул сәхнә арты линиясен чыгуга ук югалырга тиеш. Бу синең әзерлегеңнән тора. Дулкынланмас өчен күз алдыннан бию партиясен уздыра башлыйм.

- Пуантларны кию авыр диләр. Бу дөрес сүзме?

- Бу - иң еш бирелә торган сорау. Пуантларны кызлар гына кия, балет биюче егетләрнең аяк киемнәре "балеткалар" дип атала. Аларны кияр алдыннан резинкаларын тегәргә кирәк, шунсыз алар төшеп китәчәк, уңайсыз да булачак.

- Иң шәп биюче булу сере бармы, синеңчә?

- Үзеңне кызганмыйча эшләргә дә эшләргә. Укытучыңны тыңларга. Киләчәктә балет артисты буласым килә. Ә иң төп хыялым - иң шәп биюче булу!

Илүзә Гайнетдинова
Ринат Нәҗметдинов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев