Логотип Идель
Иҗат

КӨЗГЕ БИЗӘКЛӘР - УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ИҖАТЫ

Ел фасыллары

Яз. 
Менә яз инде килә,
Кояш елмаеп көлә.
Урамда яфрак, бөреләр,
Бигрәк шатланып көлә.
Кыш киткәч, бигрәк рәхәт
Үзе ачкан сәяхәт.
Сәяхәттән кайтты кояш
Кояш, битеңне син ач!
Бигрәк матур йөзеңне
Сагындык без өзелеп.
Сагындык кырларыңны,
Матур ал таңнарыңны.
Язның җылы көннәрен,
Бигрәк якты йөзләрең.
Кышның суык салкынында
Туңып беттек барыбызда.
Яз, без шат синең килүеңә
Ямьле алсу йөзләреңә.
Һәр ял сине көтәбез
Без сине яратабыз!

Көз. 
Салкыннар башланды,
Тоныкланды һава.
Яфраклар саргая,
Яңгырлар да ява.
Көзләргә буйсынып,
Болыннар бушады.
Тау бите, саргаеп,
Бакырга ошады.

Кыш. 
Күңелләргә рәхәт биреп,
Бүген безгә кыш килгән.
Соры күлмәге өстеннән
Ап-ак җылы тун кигән.
Шатлыгымнан түзә алмадым,
Йөгереп чыктым урамга.
Эй, күңелле, җанга рәхәт,
Урамдагы буранда!

Җәй. 
Җәй каенга көтеп алган бәйрәм-
Ак каенга яшел күлмәк бик килешә.
Минем яшьлек яшеллектән диеп,
Шашып җырлый җилгә тилегән.
Җылыларда аның тавышы саф,
Көмешле дә җыры, якты да.
Яшел яфраклары белән
Бөтен дөнья яшеллеккә күмелә.

Вәзиева Зилә Назый кызы, 12 яшь 
49нчы кадет мәктәбе, 5а сыйныфы
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы - Гәриева Гөлфирә Вагыйзь кызы


Көзге бизәкләр 


Менә инде көзләр җитте,
Яфраклар да коела.
Туган яктан кошлар китте,
Моңсу булып тоела.


Яфраклардан келәм җәеп,
Көз - Сылу да атлады.
Минем туган авылым да
Матурлыгын саклады.


Озакламый җитәр кыш та.
Балалар тау шуарлар.
Суык булганда тышта,
Җил-буранны куарлар.


Кашапов Илгиз Фәнүз улы, 12 яшь 
Актаныш районы, Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе, 7 сыйныф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев