Логотип Идель
Иҗат

ГӨЛБҮЛӘК

Гөлбүләк ханым ул көнне ничектер зур бәйрәм, тантана кебек кабул итте. Йөрәге яшь чагындагыча каядыр җилкенде, ашкынып типте. Бу халәтеннән кызы Гөлйөзем, оныгы Илнур көлә күрмәсен дип, эчтән генә үзен сабыр булырга өндәде. Хәер, алайга калса, алар үзләре дулкынланмыймы әллә? Гөлйөзем бердәнбер улын өйләндерергә, Илнуры сөйгән кызы белән кушылырга әзерләнә. Дулкынланса да килешә аларга. Ә Гөлбүләк ханым – заманында үзенең өч баласын башлыкүзле иткән, дүрт оныгының туенда катнашкан кеше. Бу юлы гел булмаганча дулкынлана, каушый.

Илнурның кәләше Луизаны сорарга дип, Гөлйөзем белән булачак кода-кодагыйларына барырга сөйләшкәннәр иде.

– Исән булса, әти барган булыр иде. Әнигә иптәшкә син барырсың, дәү әни, – диде оныгы Илнур.

Ничек ризалашмыйсың. Кызганыч, кияүләре берничә ел элек үлеп китте шул. Ярар, барыр, ник бармаска ди әле? Гомере буе укытучы булып эшләгән Гөлбүләк ханым кеше арасында бер дә югалып калмый. Булачак кода-кодагыйлар белән дә уртак тел табар, аралашып, сөйләшеп китәр әле. Кызы Гөлйөзем тыйнак-сабыр, аз сүзле. Иң кирәге турында да сүз башларга тартынып, кыенсынып калмагае.

Гөлбүләк ханым чал кергән чәчләрен әйбәтләп тарап, баш чүмеченә пөхтәләп өйде. Аннары яшь чагыннан бирле саклаган сәйләнле җәтмә белән урады. Искечә булса булсын, үзенә шулай килешкәнен белә ул. Мәрхүм ире Таһир Гөлбүләгенең озын толымнарын, аларны үреп, бизәп куйганын бик ярата иде. Әлеге ак сәйләнле вак җәтмә дә – аның бүләге. Оныгына кәләш сораганда, иренең рухы да сөенеп торсын. Өстенә кигән озын зәңгәр күлмәге дә ханымны яшәртеп, буй-сынын зифаландырып җибәрде. Изүенә энҗе чәчәк рәвешендәге брошкасын да кадаса...

– И-и әни, свиданиегә җыенган кызлар кебек бизәнгәнсең! – Кызының әлеге сүзләреннән Гөлбүләк ханым сискәнеп китте. Кара инде, әллә кайчаннан бирле үзен күзәтеп торганын сизмәгән дә!

– Кызым, свиданиедән дә мөһимрәк вакыйга бит. Төпчек оныгым өйләнә, – диде ханым, аклангандай итеп. Кыска чәчләрен, гадәттәгечә, лак сиптереп кенә тигезләп куйган, «эшлекле ханым» стилендәге соргылт күлмәген, күлмәгенә төстәш биек үкчәле туфлиләрен кигән кызы өйдән чыгып китәргә инде күптән әзер иде. ...Луизаларда да әлеге вакыйгага бик тырышып әзерләнгәннәре күренеп тора. Идәнне яңа гына юып чыгарганнар, күрәсең, ишек төбенә, аяк сөртеп керү өчен, юеш чүпрәк җәелгән. Подъезд мәйданчыгына тәмле булып майда пешкән пәрәмәч исе таралган. Ни булды соң бүген Гөлбүләк ханымга? Замана яшьләре әйтмешли, гел ностальгия дулкыннарында тирбәлеп, үткәннәргә китә дә тора! (Югыйсә татар телендә аның өчен тагын да матуррак «сагыну» сүзе дә бар барын). Менә бит бу юлы бала чагына ук кайтарды әнә шул хис. Майда йөздереп, пәрәмәч пешерергә аның дәү әнисе бик ярата иде. Гөлбүләк ханым үзе, Казанда туып үскән кыз булса да, бала чагында еш кына әнисенең туган шәһәре Ленинградка, дәү әниләренә кунакка бара иде. Дәү әнисе дә, тутасы Назифә дә аны сөенеп каршы алалар. – Бу кадәр әнкәңә охшарсың икән, – дип сөя аны дәү әнисе. – Нәни кызым килгәч, үзем дә яшәреп китәм, билләһи. Мәшәкатьле булса да, күңелле булган икән бала үстергән чакла-а-ар...

Аннары дәү әнисе авыр гына көрсенә. Озак кына дәшми тора. Гөлбүләк ул көрсенүнең мәгънәсен аңлап бетерми әле. Бабасының бик укымышлы мулла булганын, шәһәрдәге мөселман балаларына озак еллар буе дин сабаклары укытканын да белми. Дин әһелләрен эзәрлекли башлагач, бабасын кулга алганнарын һәм аның төрмәдә үлеп киткәнлеген дә ул чакта бәләкәй кызга сөйләп тормаганнар. Гөлбүләк өчен иң рәхәте: дәү әнисе аны, үзе әйтмешли, бик иркәли-үсендерә. Төрле тәм-том белән сыйлый, йок ларга яткач, берсеннән-берсе серле әкиятләр сөйли. Шундый ук серле догалар ятлата. «Өйрән, кызым, белгәннең зыяны юк аның», – ди. Ә инде пәрәмәчләргә килгәндә, әбисе аны шулкадәр оста пешерә! Телеңне йотарлык була. Чәй янына камыр ашы куелганын, ә чәй эчә-эчә сөйләшеп утырырга ахирәт карчыкларының килгәнен ярата да инде.

– Мәле, кызым, беренче пәрәмәчне авыз итеп кара. Тәмле булганмы икән, май эчмәгәнме? – дия-дия, алсуланып пешкән кайнар пәрәмәчне оныгының тәлинкәсенә сала. Ничек инде тәмле булмасын! Гөлбүләк, куана-куана:

– Май эчкән, дәү әни, май эчкән! Бик тәмле булган, – ди. Дәү әнисе хафага кала:

– И Аллам, майның кайнавы җитмәде микәнни? Ашыгыбрак салганмын пәрәмәчне, – дип көенә. «Май эчү» дигән сүзнең «уңмаган» мәгънәсен аңлатканны каян белсен инде кечкенә Гөлбүләк?

...Пәрәмәч исе тараткан фатир ишеге, кыңгырау төймәсенә басканчы ук, үзе ачылып китте. Көтеп торганнар, тәрәзәдән күргәннәр, димәк.

– Рәхим итегез, әйдәгез, керегез, – дип каршы алды аларны озын буйлы, маңгаеннан пеләшләнә башлаган кара чәчле, затлы кыяфәтле ир-ат. Һәм ул арада:

– Луизаның әтисе булам, Әхмәтзыя, – дип, үзе белән таныштырып та өлгерде.

(«Минем дәү әтиемнең исеме», – дигән фикер йөгереп узды Гөлбүләк ханымның башыннан.) Кунаклар да үз исемнәрен әйтеп, ике куллап күрештеләр. Аш-су бүлмәсеннән алъяпкычлы хуҗабикә дә йөгереп чыкты:

– Үзегез аңлыйсыз инде, хатын-кыз һич плитәдән аерыла алмый, гаеп итмәгез. Керегез, утыра торыгыз, – диде.

Каршыларына, кояштай балкып, килен буласы Луиза да килеп чыккач, ханымнар, тартынуларын җиңеп, залга уздылар.

Зәвык белән җиһазландырылган заманча фатир. Йомшак диван-кәнәфиләр, затлы «стенка». Диварларга үрмә гөлле макраме-кашполар эленгән. Сәнгать училищесында укыган Луизаның эшедер инде монысы. Ә «стенка»дагы берничә антиквар ваза, нәфис статуэткалар кем эше?

– Ошыймы? – дип сорады Әхмәтзыя, ханымнарның сокланулы карашларына игътибар итеп. – Ата-бабаларыбыздан калган мирас инде болар. Алар Ленинградта торганнар бит. Патшалар бишегендә! – Хуҗа әфәнденең тавышында горурлык төсмерләре чалынып алды. – Бай булганнар, зыялы булганнар. Дин сабагына да, дөньяви белемгә дә ия безнең нәсел. Менә мин исемемне Әхмәтзыя дидем. Әтиемне укыткан сукыр бер мулланың исеме ул, беләсегез килсә. Миңа шуның исемен кушканнар...

Гөлбүләк ханым бөтенләй югалып калды, телен йотты. Кая китте соң аның кыюлыгы, теләсә кем белән дә рәхәтләнеп аралашу осталыгы? Ул да, кызы Гөлйөзем дә, хуҗаны бүлдерергә кыймыйча, ара-тирә башларын каккалап, аны тыңлап утыра бирделәр. Димәк, димәк... Аларга бер гаилә булып яшәргә, туганлашырга Аллаһы Тәгалә үзе кушкан булып чыга.

Ак ашъяулык җәелгән озынча түгәрәк өстәлгә әнисе белән кызы төрле нигъмәтләр китерә башлады. Ә инде өстәл түгәрәкләнгәч, хуҗабикә:

– Сезнең янда алъяпкыч белән утырып булмас, тиз генә өс-башымны алыштырыйм, – дип, күрше бүлмәгә чыкты.

Гөлбүләк ханымның күз алдына яңадан дәү әнисе килде. Бүтән бернинди бизәнү әйберләре белән мавыкмаган әбисе брошкаларга мөкиббән иде. Өйдәме, кеше арасындамы – аның изүендә һәрвакыт нинди дә булса брошка ялтырар. итмәсә, һәр брошкасының үзенә генә хас матур исеме булыр. Гөлбүләкнең исендә: бик затлысы, яшел зөбәрҗәт яфраклар уртасына кызыл якут чәчәк куелганы бар иде. Яфракларында чык тамчысы рәвешендә вак кына ак ташлар җемелди.

– Дәү әнием, монысының исеме ничек? – дип сорый кыз.

– Гөлбүләк, – ди дәү әнисе.

– Юк ла, мин үз исемемне сорамыйм. Брошканыкын, – дип турсая оныгы.

– Брошканың да исеме шулай. Аның турында бик матур бер риваять тә бар әле. Тыңла. Бер авылда бер бик гүзәл кыз яшәгән. Юк, үзе генә яшәмәгән инде, әти-әнисе, туганнары, дус кызлары да булган. Ә ул барысыннан да сөйкемлерәк тә, акыллырак та, инсафлырак та, ди. Бөтен егетләр аның тирәсендә бөтерелгәннәр. Әмма бервакытны илләренә дошман басып кергән. Егетләр сугышка китеп барганнар. Тик, бәхеткә, айлар үткәч, зур җиңү яулап кайтып та кергәннәр, ди. Кызның балачактан уйнап үскән күрше егете генә тома сукырайган икән. Мондый гарипне нинди кыз яратсын дип, егет гүзәлкәйгә сүз кушарга да базмаган. Беркөнне, бик эче пошкач, якындагы күл яныннан көпшә кисеп алган да курай ясаган бу. Бөтен йөрәк сыкрауларын көйгә салып, иртәле-кичле курай тарта икән.

Бу вакытта гүзәлкәйнең әти-әнисе аны кияүгә бирергә җыена инде. Булачак кияү – ныклы, бай нәселдән, итмәсә, сугыштан да буш кул белән кайтмаган. Гүзәлкәйгә дә, әти-әнисенә дә туйга төрле ефәк-парча, алтын-көмеш вәгъдә иткән. Тик кызның күңеле – күрше егетендә. Әмма егет дәшмәгәч нишләсен. Башлап сүз катарга кызлык горурлыгы кушмый, әти-әнисен рәнҗетүдән дә курка.

Менә беркөнне кияү егет, затлы бүләген дә алып, кәләше янына килгәндә, күрше капка төбендә сукыр егетне очрата. Авылдашлар бит инде, бер-берсен яхшы беләләр.

– Гүзәлкәйгә мин дә бәхет телим, – ди курайчы. – Шул теләгемә кушып, менә бу гөлне тапшырчы үзенә.

Гаҗәеп матур гөл була, ди ул. Уч төбедәй яшел яфраклар уртасында уттай янган кып-кызыл чәчәкләр! Авылда андыйны моңарчы беркем күрмәгән. Сукыр егет аны ничек үстерә алган, диген? Әманәтне үтәргә кирәк, тапшыра егет кәләшенә гөлне. Гүзәлкәйнең йөзе тагын да нурланып китә, чәчәк таҗларына шатлык яшьләре тама.

– Кичер мине, – ди ул киявенә. – Син үз бәхетеңне миннән башка да табарсың әле. Мин... гөл бүләк иткән егетне ялгыз калдыра алмыйм... Минем брошкам әнә шул гөлнең күчермәсе була инде, кызым...

...Серле әкиятләр сөйләүче дәү әнисе дә, аның берсеннән-берсе затлы брошкалары да сугыш вакытында бөтенләйгә юкка чыкты. Блокада өзелгәч, сөяк белән тирегә генә калган Назифә туталары Казанга, Гөлбүләкләргә кайтып егылды. Бик озаклап тернәкләнде шун нан соң. Еллар үткәч тә, сугыш вакытын, блокаданы искә төшерсә еламыйча калмый иде. Назифә апалары Ленинградтан, туган йортыннан берни алып кайтмады. Бомба төшеп, йортлары, андагы бай китапханәләре дә янган иде. Кайбер кадерле бизәнү әйберләрен – брошкаларын да – ниндидер таныш сәүдәгәргә ипигә алмаштырганнарын сөйләде.

– И-и, мин сезне көттереп зарыктырдым инде, – дип гөрләп, залга якты йөзле хуҗабикә килеп керде. – Әйдәгез, әйдәгез, ризыктан җитешегез әле!

Аның өстендә аллы-гөлле крепдешин күлмәк, ә күлмәк изүендә... зөбәрҗәт яфраклы, якут чәчәкле брошка яна. Гөлбүләк исемле брошка яна иде!

Гөлбүләк ханымның күз аллары караңгыланып китте, теле кибеп аңкавына ябышты. Авып төшмәс өчен, чытырдап урындыгына тотынды да:

– Су бирегезче... – дип пышылдады.

1999

Фәйрүзә МӨСЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев