Республикада елдагыча Беренче Советы рәисләрен сайлау узды. Беренчеләр советы ул - һәр сыйныфтан балалар, шулай ук яшьләр оешмаларында, отрядларда, түгәрәкләрдә, клубларда катнашучылар керә ала торган балалар үзидарә органы. Тавыш бирү юлы белән 1234 уку йортында, 45 муниципаль берәмлектә лидерлар билгеләнде. Сайлауларда 30 меңнән артык кеше катнашты.