Тормышымда иң шәп үзгәрешләр кайчан барлыкка килә, дип уйлыйсыз? Мин үз-үземә: «Стоп! Болай дәвам итәргә тиеш түгел», –дигәч. Иртән тору белән дә шундый ук хәл булды: йокы режимын тәмам бозып бетергәч, мин үземә бүтән сайлау мөмкинлеген калдырмадым. Иртән торуның плюсларын күбебез чамалый. Тик... Ни өчен иртән тору шулкадәр авыр? Әйдәгез, аны җиңеләйтә торган лайфхакларны тикшереп карыйк әле.