Логотип Идель
Бу – тема!

ИРТӘН ТОРУ ТӘҖРИБӘСЕ: АВЫРЛЫКЛАР, ХАТАЛАР ҺӘМ ЛАЙФХАКЛАР

Тормышымда иң шәп үзгәрешләр кайчан барлыкка килә, дип уйлыйсыз? Мин үз-үземә: «Стоп! Болай дәвам итәргә тиеш түгел», дигәч. Иртән тору белән дә шундый ук хәл булды: йокы режимын тәмам бозып бетергәч, мин үземә бүтән сайлау мөмкинлеген калдырмадым. Ниһаять, биологик сәгатьләрне истә тотып, иртәрәк торырга вәгъдә иттем. Иртән торуның плюсларын күбебез чамалый. Тик... Ни өчен иртән тору шулкадәр авыр? Әйдәгез, аны җиңеләйтә торган лайфхакларны тикшереп карыйк әле.

ИРТӘ ТОРУ МИҢА НӘРСӘГӘ КИРӘК?

Әгәр сиңа да бу тема якын икән, бу сорауга җавап бирергә кирәк булачак. Минем максат: сәгать 6да һәм аннан иртәрәк торырга. Ни өчен?

– Күбрәк җитешергә: иртән спорт белән шөгыльләнергә, ашарга әзерләргә, өй эшләрен эшләргә, медитация ясар өчен вакыт кирәк.

– Кояшның беренче нурларын күрергә: яз һәм җәй көне бу вакытта тору аеруча рәхәт. Шәһәр әле тулысынча уянмаган, ә син инде яңа үрләрне яуларга әзер.

– Режим булдырырга: теләсә кайчан тору һәм яту организмга авыр, биохимик процесслар бутала.

– Социаль челтәрләрдә азрак утырыр өчен: иртән тору – ул иртәрәк яту да бит. Гадәттә, соң ятуыбызның сәбәпчесе дә нәкъ шул телефон.

– Яхшы итеп йоклар өчен: йокы сыйфатлы булган саен, көч күбрәк туплана.

ЭКСПЕРИМЕНТ БАШЛАНДЫ!

Эксперимент башында ук, будильникның иң каты тавышлысын сәгать 6га куйдым. Башкаларның киңәшләре буенча, иртән нишләячәгемне планлаштырдым. Алар һәр адымны язарга куштылар. Һәм мин уйларымда: «Бүген торгач, чәйнекне куям, юынам, гимнастика ясыйм, ашарга әзерлим, ашыйм, китап укыйм һәм язманы язарга утырам», дип чамаладым. Тордым, дип уйлыйсызмы? Юк! «Тагын биш минут», дип йокладым. Хаталарга күзәтү ясыйк.

Хата

Мин үземне рухландырган, илһамландырган гамәлләрне язмаганмын. Баш мие яратмаган әйбергә болай гына ризалаша дисезме? Юк! Аеруча XXI гасыр баласыныкы.

Үзгәртәбез: ашарга әзерләсәк – бик нык теләгән әйбер, каядыр барырга уйласак – бик мөһим вакыйга, киенсәк – иң матур киемне сайлыйбыз. Көн көтелгән булган саен, иртән тору өчен мотивация дә күбәя. Шулай ук, будильник янына кәеф күтәрә торган әйберләр куярга киңәш итәләр: мәсәлән, әфлисун яки вазадагы чәчәкләр. Һәм бу нәтиҗәле ысул! Икенче көнне тору рәхәтрәк иде.

Хата

Берьюлы бик күп эш башкарачакмын, дип уйлаган идем мин кичтән үк. Әмма беренче көндә үк ай буе эшләнмәгән эшләрне эшләп бетерү – иллюзия. Иртәнге сәгатьләрнең могҗизасы нәкъ шунда: һәр гамәлнең тәмен табып, аңа җитәрлек игътибар бирү. Һәм, Эврика: иртә тору гадәткә кергәч, эшлисе эшләрнең күләмен дә арттырып булачак.

Антихата

Иртәнге ритуал. Тору җиңелрәк булсын өчен, берничә гамәлне һәр иртә кабатлау зарур. Минем иртәнге «ритуал» 3 мәҗбүри әйбердән торды: чәй кайнатырга кую, юыну, гимнастика ясау. Аларны баш миен «кабыза» торган бер процесс кебек кабул иттем.

Антихата

Планда һәр гамәл конкрет адымнар рәвешендә язылган. Иртәнге сәгатьләрдә томаланган баш өчен төгәл инструкцияләр кирәк. Яту белән иртәгә нишләгәнемне күз алдыма китерү булыша. Әлбәттә, начар уйларга батсаң, иртән тору авыр булачак. Шуңа күрә үземне барысы да яхшы булачагына ышандыруны дөрес дип таптым.

ӨЧЕНЧЕ КӨН

Бер көнне иртә, икенче көнне тагын да иртәрәк торсам, өченче көнне мин йоклап калдым. Сәбәпләре нидә, дип уйлыйсыз?

Хата

Иртә торырга ияләшү өчен чыдам булырга, бирешмәскә кирәк. Яхшы нәтиҗәләргә ирешергә теләсәң, вакыт һәм тырышлык кирәк – монда могҗизалы дару юк.

Хата

Йокы алдыннан ашамаска кирәк икән :) Чөнки башың йокыга чумса да, ашказаның эшли тора. Табиблар кичке ашны йокыга кадәр 2-3 сәгать алдан ашарга киңәш итәләр.

Хата

Мин ул көнне соң яттым. Әгәр төннәрен соцчелтәрләрдә утырырга күнеккән булсам, бу гадәттән арына башларга туры килде... Шулай итеп, минем графикта «22:00 ятарга» дигән пункт өстәлде. Соңыннан ачыкланганча, төрле сәгатьтәге йокының үз кыйммәте бар икән. Әлеге таблицага карата төрле фикерләр бар, әмма галимнәр бер идеягә тугры кала: йокы вакытында организмга тулысынча хәл җыяр өчен вакыт кирәк, һәм бу сан һәр кешедә индивидуаль. Аны ачыклар өчен дә вакыт кирәк, шуңа күрә экспериментым дәвам итә. Син дә кушыла аласың ;)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев